Изге көн булды бу

“Сиңа тагын килдек, Рафаэль!” Менә унбер ел инде, бер үк көнне шушы сүзләрне кабатлый Рәис әфәнде. Балтач районының Яңа Салавыч авылы зиратында җирләнгән Рафаэль Муллахмәт улы Юнысов кабере янында әйтә ул аны.

“Онытмабыз”

Заманында комсомол өл­кә комитетында, Казан мэриясендә дәрәҗәле постлар биләгән, “Корстон” күңел ачу комплексын төзүгә җи­тәкчелек итеп, быелга кадәр аның генераль директоры булган Рәис Мөбарәк­җа­новны һәм аның дусларын, элекке хезмәт­тәш­ләрен йөз чакрым юл үтеп кайтырга мәҗбүр итүче кем соң ул Рафаэль дисеңме, хөрмәтле укучым. Ышанам, күпләрегез берәр танылган шәхестер инде яки зур бер түрә булгандыр дип уйлагандыр. Юк, хикмәт тә менә шунда. Якташым Рафаэль абый гади шофер булып эшләгән. Күп еллар Рәис әфәндене йөрткән.

– Абыйны җирләгәндә, Рәис Сәхипович: “Үзем исән чакта сине онытмабыз, Рафаэль!” – дигән иде, менә унбер ел инде шул вәгъдәсен үти, – ди мәрхүмнең сеңлесе Гөл­нур апа. – Унбер ел буе кайтып, шул көнне авылыбыз мулласын зиратка алып килеп, аның рухына Коръән укыта… Үзе генә түгел, мэриядә чакта бергә эшләгән дусларын, хезмәт­тәш­ләрен дә алып кайта… (Быел да бу традиция бозылмаган: ул чактагы Казан мэры Камил Исхаковның урынбасары булып эшләгән Рәшит Фәс­хетдинов һәм шоферлар Марсель Шәй­хиев һәм Рафис Сибгатуллин белән кайтканнар иде.)

“Сине онытмабыз!” – Ки­лешәсездер, якыннарны, танышларны соңгы юлга озатканда гел әйтелә, кабатлана торган традицион сүзләр инде бу. Ул чакта, хисләр өермәсе ташкынында, юкса чын ихластан ышанып әйтәбез бу сүзләрне. Әмма вакыт үзенекен итә, тормыш куа-куа, без ул сүз­ләрне, аның белән бергә мәрхүмнәрне дә онытабыз. Кызганычка, чит-ятлар гына түгел, кайберәүләр үзләренең иң якын, газиз кешеләренең каберен дә, вафат булган көнен дә оныта. Алай гынамы, исән-сау булган әти-әнисенең, якын туганнарының туган көн­нәрен белмәүчеләр дә юк түгел. Ә монда… бөтенләй чит-ят кешеләр… Рафаэль абый зур постлар биләп, күп игелекле гамәлләр кылган булса да, бу тикле гаҗәп­ләнмәс идек кебек.

Әле безне тагын да гаҗәпләндереп, Рафаэль абый турында истәлекләр белән дә уртаклашканда, аның хас­таханәгә кергән көненә кадәр белә, хәтерли булып чыкты алар! “5 июльдә дәваланырга керде, 20 августта кайгылы хәбәр ишеттек”, – диделәр.

– Унҗиде ел бергә эш­ләдек Рафаэль белән. Миннән бер яшькә олырак иде. Без аның белән бер гаилә кешесе кебек булып беткән идек инде. Шатлыклар да, кайгылар да уртак булды. Аны өйрәтәсе юк, ул бөтенесен үзе белеп, тиешенчә эшли иде. Чисталыгын, пөх­тәлеген әйтәсе дә юк. Машинасы да, үзе дә һәрчак әзер булды. Һәр­беребез белән уртак тел тапты, бик зур хез­мәт куйды. Башта мэриядә бергә эш­ләдек, аннан минем белән “Корстон”га күч­те… 2008 елда мин чираттагы ялга киттем, ә ул хаста­ханәгә дәваланыр­га керде. Рәшит белән (Р.Фәсхетдинов белән – мэрның элекке икенче урынбасары дип укы­гыз!) берничә тапкыр хәлен белергә бардык. Әле баш табиб белән сөйләштек, “Сосновый бор”га санаторийга җибәрергә дип килештек. “Опе-рациядән соң бераз уңайлан­сын инде, ике атнадан җи­бәрербез”, – дигән иде баш табиб… – ди Рәис абый.

– Мине иртәгә чыгаралар, дип сөенеп шалтыраткан иде, – ди Рәшит абый да. – Шикәре күтәрелгән дә, ашыгыч төстә кабат опера­циягә салдылар, шуннан чыга алмады….

– Мин аның белән җиде ел гына эшләп калдым. Операциядән соң хәлен белер­гә бардым. Безнең бик якын итеп кочаклашканны, сөй­ләшкәнне күреп торган шул палатада ятучы ир-ат соңыннан: “Туганың килгән иде­ме әллә?” – дип сораган… Без туганнардай бер булып эшләдек шул… – Монысы Рафис Сибгатуллин истәлеге.

– Без аны, яратып, “бабай” дип йөрттек. Ул бик тәртипле, ярдәмчел, киңәш-табышка бик рәхәт кеше иде, – дип сүзгә кушыла Марсель. – Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Барыбызга үрнәк булды. Андый кешеләр бик сирәк була. Уналты ел бергә эшләп, мин аның беркем белән сүзгә килгәнен, кемгәдер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим…

Килешәм, әнә шулай җи­тәкчеләре, хезмәт­тәш­ләре күңелендә дә онытылмаслык эз калдыра алган Рафаэль абый соклангыч, аның яшәү рәвеше – һәммәбезгә үрнәк. Әмма унбер ел буе вафат булган көнендә каберен зиярәт кылуны үзләренең бурычы итеп санау­чыларның гамәле исә тагын да сокландыра. Үз кул астында эшләүчеләргә кешелекле мөнәсәбәттә булулары, үз яннарына шундый ук мәр­хәмәтле кешеләр туплаулары белән дә сокландыра алар.

Татарлыгын танытасы килә

Ихлас күңелдән, изге ният белән юлга кузгалган башкала кунакларының иге­лекле гамәлләре әле бу көнне тагын да дәвам итте. 2003 елда шушы көнне авиаһәлакәттә һәлак булган, нәсел җепләре безнең район­ның Салавыч Сәрде­гәне авылына барып тоташкан Сахалинның элекке губернаторы Игорь Фәхретдиновның өченче буын туганы Нурия һәм Илдар Саттаровларда булып, аларга Коръән бүләк иттеләр.

Бу визитларының нигезендә Сахалиндагы “Туган тел” оешмасы җитәк­чесе Зәкия Вәлитованың үтенече ята булып чыкты. Якташы Рәшит абый Фәс­хетдиновка ул Игорь Фәх­ретдинов турында китап чыгаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. “Сахалинда аны бик тә сагыналар, бик хөрмәт итәләр. Аның татарлыгын да танытасы килә иде”, – дигән изге нияткә язмалар, истәлекләр туплауга юл башы да иде бу. Үткән гасыр азагыннан бирле Фәх­ретдиновлар белән элемтәсен югалтмаган Илдар абый сөйләгән һәр факт кызыклы иде, очрашулары да дәвам­лы булырга охшаган… Сәфәр­ләренең азагында башкала кунаклары үткән ел Балтач бистәсенең үзәгендә ачылган бюстка чәчәк тә салдылар.

Игорь Фәхретдинов турында сөйләшкәндә, сүз иярә сүз чыгып, шушы авыл егете, танылган журналист Харис Әшрәфҗанов исеме ишетелүгә, Рәис абый белән Рәшит абый беравыздан диярлек: “Ул бит шушы авыл зиратына җирләнде. Обкомда бергә эшләгән идек… Каберен белүче булмасмы икән?” – диделәр.

Авылның старостасы, шушы авыл өчен җан атып кайгыртып йөрүче Илдар абый белмиме инде?! “Яшьлек дустым да әле ул”, – дип, Илдар абый аларны Харис абый каберенә дә алып барды. Бергәләп дога кылдылар…

Изгелек изгелеккә тоташа, диләр. Әнә шундый көн булды бу…

 

 


Фикер өстәү