ЙОЛДЫЗНАМӘ 12-18 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Таркаурак чор. Тик моң-зарга бирелеп, аз гына тәнкыйть сүзләреннән дә коелып төшәсе түгел! Саграк булыгыз, планнарыгызны сөйләп йөрмәгез һәм юк-бар күңелсез­лек­ләрнең мәңгегә бармаячагын истә тотыгыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көч-хәлегез, дәрт-дәрманыгыз артыр, үзегезне күңел күтәренкелеге би­ләп алыр. Шуның нәтиҗәсе буларак, үткәндәге проблемаларыгыз йөзегездә көлемсерәү генә уятыр. Күптәннән борчып килгән акча мәсьәләсе дә әйбәт кенә хәл ителер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Яңа танышларыгыз үзегезне бер яңалык белән сөендерер. Акчалырак яңа эш урынына күчәргә кодалаучылар барлыкка килер. Күңелегез ничек теләсә – шулай эшләгез. Эчке сиземләвегез көчле, шуңа да ул үзегезне авыр хәлдә калдырмас кебек.

Кысла (22.06 – 22.07) Мөһим карар кабул итмәгез, серләрегез бе­лән уртаклашмагыз. Якыннарыгыз һәм хезмәттәшләрегез белән юкка-барга сүз­гә кермәс өчен шулай кирәк. Атна­ның икенче яртысында бик әйбәт бер хәбәр ишетерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Гүя ихтирам һәм игътибар “диңгезе”ндә йөзәчәксез! Кая гына барсагыз да, мөлаем йөзегезгә, әйткән сүзегезгә сокланып туя алмаячаклар.

Кыз (24.08 – 22.09) Башны күтәр­мичә эшләргә кирәк булыр. Әмма хезмәтегезгә күрә әҗерен байтак кына көтәргә туры килер. Шуңа күрә әле эләкмәгән аюның тиресен тунарга ашыкмагыз. Кыйммәтле әйберләр алуны кичектереп торыгыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) “Йолдызлы” сәгатегез сугачак! Мәхәббәт дисең­ме, иҗат, яңа танышлар, кыйммәтле матди әйберләр дисеңме – барысы да тырышлык һәм талантыгыз җимешләре! Эшлекле элемтәләр өчен шәп вакыт.

Чаян (24.10 – 22.11) Йолдызлар бу атнада үзегезгә җиңел генә тормыш вәгъдә итми кебек. Беренчедән, гаиләгез учагын “дөрләтебрәк” җибәрергә кирәк булачак. Шул ук вакытта хезмәт урынында шактый ук катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен табарга туры киләчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Кыенлыклардан җебеп төшмәячәксез һәм кайда гына булмасын – һәркайда үзегезне яхшы яктан күрсәтә алачаксыз. Хезмәт урынында яңа мөмкинлек­ләр ачылыр, акча хәлләре яхшырыр. Әмма дөнья артыннан куып, сәламәтлекне генә онытып җибәрмәгез. Суык тидерү – вак-төяк кенә булса да, шактый ук мәкерле авыру.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштә дә, өйдә дә итәк-җиңнәрне җыеп, шактый гына бил бөгәргә туры киләчәк. Тик артыгын тырышу сә­ламәтлеккә генә зыян китерә күрмәсен. Шуңа күрә кайвакыт ял итеп алу да гөнаһ булмас.

Сукояр (21.01 – 19.02) Онытылмас атна. Мөһим вакыйга мәхәббәт “фронты” тирәсендә бөтереләчәк һәм берочтан акча мәсьәләсенә дә кагылып үтәчәк. Рухи көчегез теләсә кайсы катлаулы хәлләрдән лаеклы төстә чыгарга ярдәм итәчәк.

Балык (20.02 – 20.03) Бернигә бор­чылмаска – сезгә кирәк булган­нар­ның һәммәсе үзләреннән-үзләре кулыгызга килеп керәчәк. Язмышыгыз­ның матур бүләкләрен кабул итеп алырга әзер торсагыз, шул җитә. Кемнәрнедер – балалары, ә кемнәрнедер сөеклеләре сөендерәчәк.


Фикер өстәү