ЙОЛДЫЗНАМӘ ( 19-25 август )

КУЧКАР (21.03-20.04). Йолдызлар сезгә акча белән сак кыланырга киңәш итә. Бу атнада үзегезне шактый таркау тотарсыз. Башка эшләрдә сезнең барысы да тәртиптә. Мәхәббәт эшендә дә романтикага бирелер өчен менә дигән вакыт.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05). Сезнең өчен беренче урында – гаилә. Уртак бизнесыгыз бар икән, аны үстерү өчен бер дигән вакыт. Ремонт эшенә тотынырга уйласагыз да, уңышлы булыр. Кешеләргә карата йомшаграк булуыгыз сорала. Аннан, сезгә күптән актив тормыш рәвешенә күчәргә вакыт инде.

ИГЕЗӘКЛӘР (22.05-21.06). Сезгә ерак сәяхәтләр һәм табигатькә чыгу җитми. Эш урыныгызда барысы да тәртиптә, шулай булгач, ял турында да уйланырга була. Акчагызны теләсә ничек тотудан, теләсә кемгә биреп торудан сакланыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07). Йолдызлар сезгә шәхси тормышта уңыш елмая дип фаразлый. Күбрәк аралашырга, ачык булырга кирәк, шул очракта бәхет үзен озак көттермәс. Атнаның беренче яртысын финанс якны кайгыртуга багышларга киңәш ителә. Мәгълүмат белән эшләгәндә сак булыгыз. Ялгышуларның нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин.

АРЫСЛАН (23.07-22.08). Эш, карьера үсешенә бәйле мөһим карарлар кабул итүдән читләшеп торыгыз әле. Үз мөмкинлекләрегезне бик үк аңлап бетермисез кебек. Җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрегез бозылуы ихтимал. Мәхәббәт эшендә исә яхшы якка үзгәрешләр көтелә.

КЫЗ (23.08-22.09). Эшегез бик күп. Аларны бер күчкә өймәгез. Әлбәттә, мөмкин булса, ял алып, каядыр барып кайту да зыян итмәс иде. Сәламәтлегегезгә килгәндә, элек борчыган авыруыгыз кабат уянырга мөмкин. Кичекмәстән белгечкә күренегез. Яраткан кешегездән сюрприз көтегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10). Атнаның беренче яртысында сайлау алдында калуыгыз бар. Мәхәббәтегезне очратырга яисә мөнәсәбәтләрегезне уңай якка үзгәртү турында уйлансагыз, яңа атнада барлык планнарыгызны тормышка ашыра башларга мөмкин.  Азрак үзегезнең төс-кыяфәтегезне, киенү рәвешен үзгәртү дә зыян итми, ди йолдызлар.

ЧАЯН (24.10-22.11). Карьера артыннан куасыз. Һәркемгә үзегезнең лидер икәнлегегезне исбатларга телисез. Әмма көнче күзләрдән сак булырга киңәш итә йолдызлар. Гаиләгезнең икенче планга күчүе бар. Алар турында онытып бетермәгез әле сез. Атнаның икенче яртысында гашыйк булып, гыйшык утларына бирелүегез ихтимал.

УКЧЫ (23.11-21.12). Саулыгыгыз турында уйланырга вакыт. Шулай ук яңа атнада сезне алдарга теләүчеләр күп булачак. Сак булыгыз! Яңа танышулар, сәяхәтләр өчен бер дигән вакыт. Дус дип санап йөргән кешегезгә карата мәхәббәт учагы кабынырга мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-20.01). Карьера, шәхси планнарыгыз турында онытып, вакытыгызның күп өлешен гаиләгә багышларга вакыт. Өй җылысын бернинди алтын-көмешләр дә алмаштыра алмый – Кәҗәмөгезләргә шуны аңларга кирәк. Эчке дөньягызны үзгәртү турында да уйлана башласагыз иде. Кайбер гадәтләрдән котылырга вакыт.

СУКОЯР (21.01-20.02). Яңа атнаның күп вакытын дусларга яки сөйгән ярыгызга багышласагыз иде. Барысына да сезнең игътибар җитми. Сезнең алда шактый зур үзгәрешләр тора. Бәлки, яңа эш урыны табарсыз. Әти-әниегез белән конфликтка керүегез дә ихтимал.

БАЛЫК (21.02-20.03). Сезгә йолдызлар кешеләр белән азрак аралашырга киңәш итә. Кыскасы, үзегезне балык кебек тотарга кирәк. Гайбәт, имеш-мимешләрдән ераграк торыгыз. Сезнең җилкәгә көнкүреш мәшәкатьләре өелергә тора. Бу атнада сабырлыгыгыз шактый сыналачак икән.


Фикер өстәү