Күп балалы гаилә янгын турында хәбәр итү системасы ярдәмендә исән калган

Татарстанда биш балалы гаилә янгын турында хәбәр итү системасы ярдәме белән исән калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 23.28 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Хәсәншәех авылында Татарстан урамында йорт януы турында тугыз хәбәр килде», – диелгән министрлык хәбәрендә.

Биш минуттан янгын урынына «Ватан» хезмәткәрләре килде. Янгын сүндерүчеләрне 45 яшьлек йорт хуҗасы каршы алган һәм йорт эчендә кеше булмавын әйткән. Ир-ат хатыны һәм биш баласы (12, 9, 5, 3 һәм яңа туган бала) белән йоклаулары һәм янгын турында хәбәр итү системасы тавышын ишетеп уянуларын сөйләгән. Йорт хуҗасы гаиләсе белән бергә өйдән чыгып өлгергән.

Янгынны ярты сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр. Янгын 95 кв. метр мәйданлы торак йортны һәм мунчаны юк иткән. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

«Искәртеп үтик, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе инициативасы белән күп балалы, имин булмаган гаиләләр, шулай ук авыр хәлдә калган гаиләләр, инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган фатирларга һәм шәхси йортларга автоном янгын турында хәбәр итү системасы кую буенча хәйрия акциясе үткәрү инициативасы белдергән иде. Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Шул вакыттан 30 меңгә якын янгын турында хәбәр итү системасы куелган.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192163/


Фикер өстәү