Көймәдә балык тотарга киткән балаларны эзләү өчен вертолет та җәлеп иттеләр

Коткаручылар көймәдә балык тотарга киткән һәм әйләнеп кайтмаган Ханты-Манси автономияле округының Березовка районыннан ике баланы эзләргә вертолет җибәрәчәкләр. Бу хакта «Центроспас-Югория» порталы хәбәр итә.

«Коткаручылар төркеме эзләү операциясен дәвам итә. Малайларны Эзләүгә МИ-8 вертолеты җәлеп ителгән, ул югалган балалар булырга мөмкин территорияләрнең өстеннән очып узачак», — диелә хәбәрдә.

2003-2004 елларда туган ике малай Ляпин елгасы буйлап моторлы көймәдә балык тотарга китә. Шуннан соң берникадәр вакыт узгач Саранпауль халкы елгада буш йөзүче көймәгә тап була. Коткаручылар районны тикшергән, әмма эзләү нәтиҗәләр бирмәгән.

Балаларны инде өченче көн эзлиләр. Билгеле булганча, яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тормаганнар, аларның гаиләләре уңай характерлана.

 


Фикер өстәү