Кабердәге кырмыска оясын туздырырга ярыймы?

Авылга кайткач, зиратка барган идем. Бер туганыбызның каберенә кырмыска оя ясаган. Шуңа бик эчем пошып килде. Туганнарыма бетерик дип әйткән идем, каршы киләләр. Янәсе, үлгән апабыз кырмыска яраткан, диләр. Хәзер тияргә дә куркып калдым. Нишләтик икән?

Айсылу Гыйниятова

 

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

– Кырмысканы бетерергә ярый. Кибетләрдә аны куркыта торган дару бар. Шуны сипсәгез, үзләре китә. Үзегезне әллә ниләр белән куркытмагыз. Тынычланыр өчен, җиде мәртәбә “Нәс” сүрәсен укырга була.


Фикер өстәү