Кабул да итәбез, бүләк тә бирәләр. Ага Хан премияләрен Казанда тапшырачаклар

Бер миллион доллардан Казанга да өлеш чыгачак. Бүген Ага Хан архитектура премиясе җиңүчеләре билгеле булды. Исемлеккә Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да бар. Бу – конкурсның 42 еллык тарихында финалга чыккан бердәнбер Россия проекты. Матбугат очрашуында премия һәм аның әһәмияте турында аның җитәкчесе Фаррук Дерахшани һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Ага Хан премиясе – архитектура өлкәсендәге иң мәртәбәле премияләрнең берсе санала. Ул архитекторларга тапшырыла һәм проектны гамәлгә ашыруда мөһим роль уйнаган шәһәр хакимиятләре, төзүчеләр, заказчылар, аерым эш төрләре буенча осталар һәм инженерларның хезмәтен исәпкә ала. Премия 1977 елда принц Ага Хан тарафыннан булдырыла. Шул вакыттан башлап барлыгы 122 проектка әлеге премия тапшырыла. Быел бәйгедә 39 илдән 380 проект катнашкан. Белгечләр финалга 16 илдән 20 проектны сайлап алды. Исемлектә 2019 елда Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да бар. Бүген узган матбугат очрашуында әлеге программаның алты җиңүче арасына кергәнен хәбәр иттеләр. Бүләкләү тантанасы Казанда 13 сентябрьдә узачак.

– Халыкара чарада принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук чит ил мәдәният министрлары катнашачак. Мондый мәртәбәле премияне тапшыру урыны итеп Казанны сайлаулары – безнең өчен сөенеч. Без, тантананы кабул итеп кенә калмыйча, җиңүчеләр рәтенә керүебез өчен дә шатланабыз, – диде Ирада Әюпова.

Фаррук Дерахшани аңлатканча, премия җиңүчеләрен игълан итү һәм бәйгенең өч еллык циклы тәмамлану уңаеннан узучы тантаналар мөселман дөньясы өчен архитектура һәм мәдәни яктан аерым әһәмияткә ия урыннарда оештырыла. Шуңа күрә быел Казанны сайлаулары юкка түгел. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Казан Кремле Фаррук әфәндене беренче көннән үк гаҗәпкә калдырган. Аның фикеренчә, Татарстан, нинди генә чорлар килсә дә, үзенчәлеген югалтмаган. Ул җиңүчеләр рәтенә кергән Казан проектын да мактады.

– Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы бер архитектор эше генә түгел, монда яшьләр командасы эшләде. Жюри әгъзаләрен дә шушы проект кысасында башкарылган күләмле эшләр шаккатырды. Болар барысы да кыска вакыт эчендә тормышка ашырылган һәм халык өчен эшләнгән, – диде Фаррук Дерахшани. – Бу проект – җитәкчегезнең күзаллавы, халыкка яхшы булсын дип тырышуы. Бөтен җирдә дә мондый тынычлык һәм аңлашып яшәү күзәтелми. Премиянең максаты да шул: тормышны тагын да яхшырак итәргә омтылу.

Республиканың җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы 2015 елда гамәлгә куела. Аның кысасында бүгенге көнгә төбәкнең район һәм шәһәрләрендәге җәмәгать урыннарын яхшырту буенча 328 проект тормышка ашырыла. Ягъни, парклар, скверлар, яр буйлары, җәяүле юллар төзекләндерелә, шәһәр мохите яхшыра. Программа 2019 елда да дәвам итә.

  • Быелгы җиңүчеләр исемлеге (җиңүче проектлар 1 миллион доллар күләмендәге акчалата бүләкне үзара бүлешәчәк):

*Мухаррак шәһәрен торгызу проекты (Бәһрәйн)
*Көньяк Канарчор шәһәрендәге “Аркадия” белем бирү проекты (Бангладеш)
*Бирзеит шәһәрендәге Фәлыйстин музее (Фәләйстин)
*Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы (РФ)
*Бамбей шәһәрендәге Алиун Диоп исемендәге университетның белем бирү корпусы (Сенегал)
*Шардждагы су-сазлык биләмәләре үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре)

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү