Камал театры башка бинага күченергә мөмкин

Камал театры үз спектакль­ләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда уйнарга мөмкин. Бу хакта театрның труппа җыенында театр директоры Илфир Якупов әйтте, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Камал театры бинасы күптән ремонт көтә. Директор сүзлә­ренчә, хәзерге вакытта ремонт­ның финанс мәсьәләләре хәл ителә, исәп­ләүләр бара. “Театр бинасында ремонт башланса да, эшне туктатмыйбыз. Спек­такль­ләр һәм репетицияләр вакытлыча Казан­ның берәр мәдәният йортында булырга мөмкин. Ленин исемендәге мәдәният йортын да сайлавыбыз мөмкин. Анда ремонт булды, сәх­нәсе дә зур, урыны да бик уңайлы, метро станциясе янында. Анда халык йөрер дип уйлыйм”, – дигән Илфир Якупов.
19 августта театр труппасы җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Традицион август спектакльләре 31 августка кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү