Камал театрында исәнләшкән өчен ташлама бирәчәкләр

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 21 августтан «Әдәпле тамашачы» акциясен башлап җибәрә. Акция кысаларында «Исәнмесез!?./Сез исәнме!?.» спектакленә ташламалар каралган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте. 

«Бу юлы без „Әдәпле тамашачы“акциясен игълан иттек. Акция кагыйдәләре буенча, кассада тамашачы төрле телләрдә исәнләшсә, аңа ташлама ясалачак. Бер башка телдә сәламләү 5%ка тиңләнә. Билетларга максималь ташлама 50% тәшкил итәчәк», — диде Илфир Якупов.

21 августта 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр театр кассасында «Исәнмесез», яки «Здравствуйте» дип әйтергә була. Төрле телләрдә әйтелгән һәр сәламләү сүзе өчен тамашачы 5% ташлама ала.

Мәсәлән, кассада „Исәнмесез“, „Здравствуйте“ һәм „Hello“ дип әйтсәгез сез 15% ташлама алачаксыз», — дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү