Карбыз ашап үлгән кешеләр дә бар… (ҖАВАП)

Бер көнне базарда олы гына апалар: “Карбыз ашап үлгән кешеләр дә бар икән. Фәлән врач шулай дип әйтте”, – дип сөйләшеп торды. Бу, чынлап та, шулаймы икән?

Флера апагыз. Казан

 

Сорауга табиб-терапевт Ольга Мамакова җавап бирә:

– Карбыз, дөрестән дә, аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Карбызны чынлап торып өлгергән чакта билгеле бер күләмдә генә ашаган кешегә бу куркыныч янамый, билгеле. Елның-елында карбызларны август азагы – сентябрь башында гына ашарга киңәш итәбез. Әмма күпләр, сабырсызланып, аның җәй башында ук сатуга чыгарылганнарын татып карарга ашыга. Сер түгел, карбыз тизрәк өлгерсен өчен аны нигездә азотлы ашламалар белән туендыралар. Шул рәвешле мондый җимештән авыз иткән кеше агуланырга мөмкин. Карбыз составында файдалы витамин һәм минераллардан тыш нитратлар да бар. Нитрат үзе генә куркыныч тудырмаска да мөмкин. Ә менә кеше организмына, аерым алганда, эчәклеккә эләккән очракта, ул зыянлы нитритка әверелә. Ул исә яман шеш тә китереп чыгарырга мөмкин. Тиешле шартлар үтәлмичә, дымлы урында сакланган карбызларда зарарлы нитратлар саны ике тапкыр арта. Шуңа күрә бу җимеше сатып алганда, иң элек аның кайда һәм нинди шартларда үстерелүе күрсәтелгән документ сорарга кирәк. Тагын шунысы да бар: сау-сәламәт кеше көненә – күп дигәндә 750 грамм, шикәр чиреннән интегүчеләр – 500 грамм карбыз ашый ала. Күпкә киткән очракта, организмга шулай ук зыянга гына булачак.

 


Фикер өстәү