Автобустагы барлык кешеләрне эвакуацияләгән, ә шиле пакетта эт казылык табкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәрнең җәмәгать транспорты төркемендә хәбәр иттеләр.
«Әмәт» тукталышында 2 нче маршрутлы автобус кондукторы салонда ике пакет тапкан. Пассажирларга башка автобуска күчәргә тәкъдим иттеп, бу урынга ашыгыч хезмәтләр чакыртканнар», — дип язалар төркемдә.
Урынга кинологлар килгән, әмма бомба урынына махсус өйрәтелгән эт пакетта казылык кына тапкан. Сәгать ярымнан соң автобус янә рейска чыга.
ФОТОЛАР «ТатарИнформ» сайтыннан алынды.