Казан табиблары биш айлык баланың баш миеннән зур шеш алган

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары биш айлык баланың баш миеннән зур шеш алган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Операция үткәрү баш миенең уң ярымшарына таралган шешнең сул кул һәм сул аяк хәрәкәте өчен җавап бирүче зонада урнашуы белән катлаулы була. Ул бала әнисе карынында булганда формалаша. Балаларда баш миендә тумыштан килгән шешләр – сирәк күренеш.

Табиблар операция ясарга карар кыла. Аны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар нейрохирургы, Балалар республика клиник хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб – балалар нейрохирургы, медицина фәннәре кандидаты Владимир Иванов башкарды.

«Операциягә әзерлек вакытында дозалап Оммайя резервуары (баш миенә дару препаратларын кертү өчен җайланма — Т-и иск.) һәм сыеклык компоненты акрынлап ун көн эчендә бетерелде. Шеш күләме кимегәч, пациент операциягә алынды», — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Зур микрохирургия тыкшынуы барышында шеш радикаль рәвештә бетерелде. Хәзер бала операциядән соң дәвалана.

 


Фикер өстәү