Казан телевидениесе 60 яшьлек юбилеен билгели: нәрсәләр булган, ниләр көтә?

Казан телевидение студиясенә – 60 яшь! Заманында ул Татарстанда бердәнбер булып, яшәешебезнең төрле якларын үзебезгә күрсәтүче көзге иде. Тапшырулар өстән бирелгән лимит буенча вакыт ягыннани чикләгән булса да, әлеге көзгедә тамашачы барын да күрә алды.

Казан телевидениесе эшли башлаганда миңа нибары 10 яшь булган. Авылда бердәнбер телевизор Балалар йортында иде һәм “тылсымлы тартма”ны карарга бөтен авыл халкы җыела иде. Казан телестудиясенең 60 еллык юбилеена чакыру алгач, иң элек әнә шул еллар күз алдына килде. Һәм “телевидение” дигән могҗизаның кеше тормышындагы урыны турында тагын бер кат уйланып утырдым. Юбилей тантанасы вакытында төрле елларда төшерелгән кино-видеосюжетлар яшьлегемә кайтарды.

Казан телевидениесенә мин 24 яшемдә килдем. Берничә ай режиссер ярдәмчесе булып эшләдем. 1974 елда Балалар өчен тапшырулар редакциясе мөхәррире итеп куйдылар. Бик дулкынландым. Беренчедән, моңарчы экран аша гына күреп белгән, “кул җитмәслек” тоелган шәхесләр, дикторлар: Әминә Сафиулина, Иркә Сакаева, Абдулла Дубин, Эльмира Галәветдинова (Хамматова) белән бергә эшләү, тапшыруларга килгән мәшһүр артистлар, олпат әдипләр белән даими очрашып тору – минем өчен яңа бер дөнья иде. Инде килеп, үземдә гаять зур җаваплылык сиздем. Чөнки, ул чакта телевидение хезмәткәрләре әзерли торган махсус уку йорты юк иде. Әмма шул “тылсымлы тартма” безне – төрле һөнәр ияләрен үзенә сыйдырып бер гаилә итте. Һәм бу гаилә халык алдында җаваплылык тоеп яшәде.

Хәтерлим, әле беренче мәртәбә тапшыру алып барыр алдыннан алдыма телекамера китереп куйгач куллар, тез буыннары калтырый башлады. Мине бөтен халык күрәчәк һәм тыңлаячак, аларга үз сүземне ничегрәк итеп әйтим икән? Әнә шул уйлар дулкынландырды мине. Бит, кеше телеэкранга чакканнарның сүзен дә, гәҗит сүзе, китап сүзе кебек иң дөрес диеп кабул итә. Кеше “фальшны” шундук сизә. Мин телевидениедә эшләүче коллегаларыма да ихласлык телим.

Остазлар

Авыл хуҗалыгы редакциясенең өлкән мөхәррире Алик (Галәветдин) Зыятдинов телевидениегә профессиональ сәхнәдән килгән артист иде. “Идел” мәгълүмати альманахында режиссер ярдәмчесе булып эшләгәндә, аның мөхәрррире Мөкатдәс Йосыпов миңа Казанның 1 нче китапханәсе турында сюжет эшләргә кушты. Китапханәгә бардым, яздым да сценарий кебек .нәрсәне……….. Алик Зыятдиновка күрсәттем. Укып чыкты да бу: “Слушай, ахир, син тема тирәсендә әйләнеп йөрмә, эченә кер!” – диде. “Ярар”, – дидем диюен, әмма тема эченә ничек керәсен белми аптырадым. Шулай да, яңадан китапханәгә бардым. Бу гыйлем йорты тарихы, заманында анда килеп йөргән бөек шәхесләр, шул исәптән Тукайның килүе турында үземчә кызыклы тоелган шактый мәгълүмат алып сценарийны кабат яздым.

Алик: “Менә монысы кешегә охшаган”, – дип елмаеп куйды. “Тукай йөргән җирләрдә” дигән әлеге телесюжет беренче чирканчык алу булды.

Алтмыш еллык тарихы булган телевидениедә егерме елга якын эшләү дәверендә иҗат белән янып яшәгән күпме шәхесләр белән эшләргә насыйп булды. Аларны саный башласаң сүз Сәетбаттал китабы кебек озынга сузылыр иде. Әмма кайберләрен атамый булдыра алмыйм. Чөнки, нәкъ менә алар телевидение абруен югары тоттылар.

Балалар өчен тапшырулар редакциясенә режиссер булып Идмас Үтәгәнов килгәч кайберәүләр миңа кызганып, сагаебрак карадылар. “Ну, сине җигәчәк ул”, – диделәр. Ә шефым, редакциянең өлкән редакторы Светлана Скороходова Идмас абыйның характеры шактый үзенчәлекле икәнен әйтсә дә, “Ул синнән менә дигән редактор ясаячак”, – дип күңелне тынычландырды. Баксаң, Идмас абыйның “үзенчәлекле характеры” – аның бик үзсүзле булуында, теләсә кайсы авторитетлар каршында баш имәвендә икән. Чөнки ул – үзе гаҗәп талантлы, акыллы, бик мәгълүматлы шәхес иде. Ул миңа яңадан-яңа идеяләр ыргытып торды, үзен кызганмау өстенә мине дә “чуаш аты кебек” эшләтте. Ул үз исеменең, ягъни “Идмас” дигән сүзнең “искусство для масс”тан алынуын әйтеп, халык өчен эшләргә өйрәтте. Татарстан тарихы турында серияләп-серияләп документаль фильмнар төшергән бу шәхескә мин бүген дә рәхмәтле.

Без балалар өчен нинди генә тапшырулар эшләмәдек. “Әллүки-бәллүки”, “Без авылда яшибез”, “Землянка” кебек тапшыруларны тамашачы көтеп ала иде. Телевидение тарихында нәниләрне беренче мәртәбә оркестрга, инструменталь ансамбльләргә кушылып җырларга өйрәттек. Шулай ук беренче тапкыр укучылар өчен “Җиде тәрәзә” дигән музыкаль водевиль экранга чыкты. Артистлар барысы да диярлек балалар иде. Әти-әниләр ролен башкаручылардан кала дип әйтүем. Төп рольләрне башкаручыларның берсе Илшат Юныс улы Әминов – бүген Дәүсовет депутаты, ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе. Әле 6-7 нче сыйныфларда укыганда ук безнең тапшыруларда даими катнашып, аннан соң Казан телестудиясендә эшләвен исәпкә алсак, аны мәгълүм әсәрдә язылганча, “Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән” егет дияргә була.

Музыкаль тапшырулар редакциясенә мөхәррир булып күчкәч, талантлы режиссерлар Рушания Кадыйрова белән Эмиль Ключарев ике иңемдә ике фәрештә кебек булдылар. Кызык кешеләр иде алар: бер-берсеннән көнләшеп телевидениенең “музыка арбасын” бергә җигелеп тарттылар. Ярый әле бу ак көнләшү иде.

Мәшһүр композиторыбыз Ключаревның улы Эмиль Александровичның затлы нәселдән икәнлеген һәр тапшыруы исбатлап барды. Югары зәвыклы иде аның тапшырулары.

Рушания исә бик талымсыз иде: үзешчән сәнгать, халык иҗатына кагылышлы тапшырулар да эшли, күренекле җырчылар, музыкантлар, композиторлар турында Мәскәүнең Үзәк телевидениесе өчен дә тапшырулар әзерли иде ул. Ай, әрсез иде Рушания Гобәй кызы. Үзәк телевидение өчен язылган тапшыруларның 15әр килолы бабиналарын күтәреп Мәскүәгә бара, шуларны тапшырып, хуплау алып, Үзәк телевидение программасына кертмичә кире кайтмый иде. Бу хәлләрне үзем күргән кебек язам, чөнки мине дә калдырмый иде ул.

Яшь чак, чибәр чак бит! Мәскәүдәге коллегалар янына кереп күчтәнәч чәк-чәкне тапшыргач, миңа күрсәтеп: “А это мой редактор!” – дип куя иде. Нәкъ менә “мой”, “наш” түгел. Менә шулай матур яшәдек.

Рушания инде вафат. Ә Эмиль Александрович, шөкер, исән-сау. Юбилейда очраштык. Шул ук шәмдәй төз гәүдә, елмаюлы-сынаулы караш. “Эмиль Александрович, милләтең буенча татар булмасаң да, милли музыкага гаҗәп сизгер режиссер идең син. Исән-сау бул, яме!”

Юбилей тантанасы узарга тиешле бина янында мине мәңге яшь шефым Тәүфыйк Сәгыйтов каршы алды. Ул инде сиксәнне тутырды, әмма миннән шактый яшь күренә дигән шик бар. Гостелерадио комитетын нәкъ менә ул җитәкләгән чорда без ил-җир буйлап йөреп татарларны барлый башладык. Ул чакта нәфис тапшырулар редакциясен шагыйрь Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет) җитәкли иде һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез турында “Кардәшлеккә чикләр юк” дигән тапшыруларны башлап җибәрү уен нәкъ менә ул әйтте. Шактый еллар барды ул тапшыру. Ә Тәүфыйк Камәретдин улы илнең без чыгасы төбәге телевидениесе белән үзе алдан ук сөйләшеп куя. Безгә тапшырулар әзерләү өчен менә дигән шартлар тудыра иде. Бу инде – җитәкченең абруе дигән сүз. Ул да телевидение-радио өлкәсендә очраклы кеше түгел. Иң әүвәл Татарстан радиосында мөхәррир булып эшләде ул һәм үзенең таланты, тырышлыгы белән карьера баскычлары буйлап күтәрелде. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт. Аяклы тарих ул.

Төрле елларда эшләгән җитәкчеләр, хезмәттәшләрем – “телевидение” дигән могҗизаны тудыру серләрен килер буынга тапшыручылар. “Эстафета таягы” бүген дә ышанычлы кулларда диясе килә.

Бәйрәм белән, дуслар!


Фикер өстәү