Казанда лифтлы балалар бакчасы ачылачак

1 сентябрьдә Казанның «Волжские просторы» торак комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылачак, анда 1,5 яшьтән алып балалар йөри алачак.

Бу Россиядә лифтлы беренче балалар бакчасы булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән. Аның төзелеше 2018 елда «Демография» милли проекты кысаларында башланды.

Өч катлы балалар бакчасын төзү өчен 201 млн. сум бүлеп бирелгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе үз эшен агымдагы елның 1 сентябрендә башлар дип көтелә.


Фикер өстәү