Казанда “Төп геройлар-2019”ны бүләкләделәр

30 август, Республика көнендә, Казан циркында беренче тапкыр “Төп геройлар-2019” милли премиясен тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

“Төп геройлар” премиясе беренче тапкыр 2017 елда Мәскәүдә тапшырылды. Ел саен бөтен ил буйлап меңләгән бала яратып карый торган геройлары өчен тавыш бирә. Әлеге премиядә иң яхшы балалар проектлары һәм төп геройлар бүләкләнә.

“Төп геройлар” фестивале Казанда берничә мәйданчыкта узды, аерым алганда, Казан Кремле территориясендә һәм Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында. Биредә популяр балалар тапшырулары персонажлары катнашында бай мәдәни программа оештырылган иде. Премияне тапшыру – программаның төп өлеше булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Казан шәһәре администрациясе карамагындагы “Карусель” Гомумроссия балалар һәм үсмерләр телеканалы оештырды.

“Шәһәр, республикабыз көнендә шундый бәйрәм! Бүген Казанда бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт. Барыгызга да уңышлы бәйге телисе килә” – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Телевидение, кино һәм анимация тармагында балалар өчен тәкъдим ителгән иң яхшы Россия һәм чит ил проектлары 13 номинация буенча бүләкләнде.

“Премия җиңүчеләрен балалар үзләре сайлый, ә алар – иң рәхмәтле һәм гадел жюри. Сезне әлеге бәйрәм белән котлыймһәм катнашучыларга уңышлар телим”, — диде сәламләү сүзендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәлакәтле вәкиле Игорь Комаров.

Кичә дәвамында балалар һәм аларның әти-әниләре “Карусель” телеканалы тамашачыларының яраткан геройлары – Фиксиклар, Маша һәм Аюны, Барбоскиннарны, Хрюша, Каркуша, Степашка һәм башкалары катнашында җырлы-биюле чыгышларын күзәтте.

Чарада махсус кунаклар балалар телетапшыруларының төп персонажлары, танылган телевидение алып баручы-җырчылары катнашты, алар арасында – Юлия Барановская, Арина Шарапова, Тутта Ларсен, Аврора, Динә Гарипова, Теона Дольникова, Юлиана Слащева һ.б.

“Шаян-ТВ” татар телендәге балалар телеканалы “Төп геройлар – 2019” премиясенең “Ел ачышы” номинациясендә җиңүче булды. Канал өчен Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә, шулай ук Америка, Канада, Төркиядән Инстаграм челтәрендә тавышлар бирелгән.

Казанда яшәүче Венера Шәйдуллинаның кызы Илүзә үзенең яраткан мультфильмнарындагы персонажларын үз күзләре белән күрүгә бик шатланган. “Рәхәтләнеп күңел ачты кызым, Татарстанда балалар өчен шундый кызык чаралар узуына мин бик шат”, — диде Венера ханым

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү