Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Казанның Киров районы судына яңа җитәкче билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Моңа кадәр ТР Югары суды хөкемдары булган Олег Соколов Киров районы судының яңа рәисе булды.

Документ нигезендә, ул әлеге вазифаны 6 ел башкарачак.

 


Фикер өстәү