Көзләр кышка тоташа…

Юк, соңгы көннәрдәге салкын һаваны да, тоташ яуган яңгырларны да күздә тотуым түгел. Гомумән, һава торышына бәйле түгел ул. Чалт аяз, утыз градуслы коры, эссе көннәрдә дә шулай була иде. Елның шушы вакыты җитүгә, авылда “көз исе” килә башлый. Өлгергән алма исе белән дә бәйле түгел ул, җете яшеллеген югалта барган табигать белән дә бәйләнмәгән.

Уракка төшү-төшмәүгә дә карамый. Күбесенчә әле кырларда комбайн гөрелтесе ишетелә, ындыр табакларыннан тәүлек әйләнәсе кипкән ашлык исе килә башланганчы ук үзен сиздерә инде ул… Алайса, сәбәп нидә, календарьда август башы гына бит, нинди көз, дияргә ашыкмагыз. Бәлки, калада әле бу күчеш чоры сизелмидер, ни дисәң дә, яфракларга сары төшмәгән… Әмма авылда инде аның беренче билгеләре бар.

Хикмәт билгеләрдә генә дә түгел, ә сала кешесенең күңелендә, ахрысы. Юлы кырлар аша үтсә, июль азагына таба инде ул,  басулар өлгерәме әле дип,  игеннәргә күз сала, бары да тәртиптәме, яфраклары саргая, сабаклары көя башламаганмы дип, көн саен диярлек бәрәңге бакчасына күз ташлый. Шул вакыт җитсә, ул инде күңеле белән көзге эшләрне барларга керешә. Авылда шулай гадәтләнгән: язын бар эшен “Сабантуйларга кадәр” дип планлаштырса, төзисен төзеп, яңартасын яңартып чыкса, җәйдән күчкәндә исә, “көзге яңгырларга кадәр” дип, эшлисе эшләрен күңеленнән үткәрә ул. Бу чорда да эшләр хәйран. Язын кул-аяк җитеп бетмәгән, өлгермәгән эшләр дә керә моңа, барлы-юклы берничә ай эчендә барлыкка килгән яңалары да өстәлә, шушы чорга дип алдан уйлаганнары да җитәрлек. Үзенчә кышка әзерлекнең бер этабы да инде бу. Язгы мәшәкатьләр әле күбрәк чисталык-матурлык белән бәйле булса, бу чордагысы туплау, итәк-җиңне җыештыру белән бәйле. Кар керә, яңгыр үтә торган урыннар юкмы, абзарларның идәннәре кышны чыгарлыкмы икән дип, аларны тикшерер, терлек азыгы җитәрлек булдымы икән дип, печәнлегенә дә күз ташлар, ашлык салырга дип, бурасын  әзерләп куяр… Инде бик өлгерләр яңа бәрәңге салырга базын да җилләтеп куйды, кышка кош-корт ябарга дигән җылы кетәклекләрне дә кабат чистартырга, тәртип яратучы хуҗалар абзар түшәмнәрен себереп, стеналарын агартырга өлгерде…  Көзге эшләргә тотынгач, аларда гамь булмас дип, капка-койма, каралты тирәләрендәге чүпләрне чабучылар да шактый. Яшелчә бакчаларында да инде бушаган урыннар күренә башлады: сарымсак, суган җыеп алынды. Кемдер бәрәңге бакчаларындагы өскә чыгып үскән чүпләрне җыйнап алды, кемдер чәчәк, яшелчә бакчаларын соңгы яңгырлардан соң шәбәеп киткән чүптән аралады… –  бу сезонга чүп үләннәр белән “көрәш”тәге соңгы штрихлар инде болар.

Бу чорда кеше ничектер үзгә бер киеренкелек тоя. Ел да бер кабатланган эшләр булса да, һаман өлгереп булмас кебек тоела, юкса беләсең: алда әле кар төшкәнче күпме вакыт бар. Юк, кичен иртә караңгылана башлый дип, инде шушы чордан үзен ашыктыра башлый ул. Бу – авыл кешесенең канында. Елларның, шулай ук көзләрнең төрлесен күргән, бар тормышы, яшәеше һава торышы белән турыдан-туры бәйле булган авылныкыларны аңлап та була. Әнә быел икенче кат печән соңга калды, бик-бик азлар гына, юка булса да, үз вакытында, яңгырларга кадәр җыеп алып калды. Башка елларда барыбыз да июль урталарыннан соң җыйнап ала идек тә, сентябрь азакларыннан өченче катын көндәлек чабып ашата идек. Быел өченче катлар булмастыр да инде… Август башларына башта җылы, коры һава вәгъдә иткән синоптиклар да берничә көннән фаразларын алыштырып куйды, күңелгә кабат шом кертте. 20–30 көн кырдагылар сулышы – урып-җыю ритмы белән яши бит авыл. Гомергә үз бакчасы өчен генә кайгырмады инде ул: кырда булса – илдә була, илдә булса – бар кешегә дә җитә, дигән ышаныч белән яшәде һәм яши. Көзләргә печән тулы печәнлеге, кыш чыгарлык саламы, келәт тулы ашлыгы белән кермәсә, җанына тынгы тапмый саланыкылар. Шулай булмыйни, көзләр кышка тоташа бит…


Фикер өстәү