Кинотеатрларга үз ризыгың белән килүне тыярга телиләр

Мәдәният министрлыгы «Кинематографиягә дәүләт ярдәме турында» гы законга берничә төзәтмә әзерләгән, аларның иң көтелмәгәне ашау, салкын эчемлекләр һәм алкогольне кинозалларга кертүне тыюга кагыла.

Документ алдагы көнне норматив хокукый актлар проектларының рәсми порталында басылып чыкты. Шулай да кинотеатр территориясендә сатып алынган ризык һәм эчемлекләр белән кереп булачак, ә менә  үзе белән алып килгән ризыкны тамашач куллана алмаячак.


Фикер өстәү