Красноярск ягында шартлаулар. 7 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән

Красноярск янындагы сугыш кирәк-яраклары урнашкан хәрби складларда шартлаулар бара. Әлеге территориягә якын булган йортларда пыялалар ватылган. Кешеләр үз фатирларыннан китә, тирә-юньдә сиреналар тавышы яңгырый дип хәбәр ителә. Әлеге сәгатькә инде җиде кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре җирле бомбоубежищеларга яки подвалларга качарга тәкъдим итә.

Мәгълүматларга караганда, артиллерия складында янгын снаряд шартлавы аркасында килеп чыккан.
Үз чиратында, Ачинск шәһәре хакимияте халыкка тынычлык сакларга һәм шартлаулар ишетелгән 74008 хәрби часть ягына бармаска киңәш итә.


Фикер өстәү