Кыйммәткә төшкән ялгыш

Балтачта яшәүче Эльза ханым Сәгыйтованы үткән гасырның сиксәненче елларыннан күреп белсәм дә, сөйләшеп аралашу бераз соңрак, һөнәрем аша башланды. Бер четерекле вакыйга уңаеннан, төгәлрәге, нахакка шактый зур гаеп ташланган кешене яклап, курыкмыйча, бик кыю фикерләр әйткән Эльза апага шул вакытта ук сокланган идем.

Гомер буе коляскада түгел ул. Балачагы, яшьлегендә йөгереп йөргән, биюче, чаңгычы кыз табиб­лар ялгышлыгы белән сәламәтлеген гомерлеккә югалта. Чәчәктәй чагында, 23 яшендә…
…Урта мәктәпне уңышлы тә­мам­лагач, физика-математиканы “су урынына эчкән” кыз Казан педин­­ститутының физмат факультетына укырга керә. Тик, ярты ел укуга, укуын ташларга, Балтачка кайтырга туры килә. Әнисе каты авырып китә. Бер ел мех әйберләр фабрикасында эшли. Аннан соң ничектер авыру чи­ген­гәндәй була, Эльза кабат укыр­га керә. Бу юлы инде сәүдә учи­лищесына. Аны кызыл дип­ломга тәмамлап, укуын институтта дәвам итәм дигәндә, мәкер­ле авыру әнисен кабат аяктан ега… Шулай итеп, кабат барлык хыялларны чит­кә куеп, Балтачка кайтырга туры килә. Универмагка кассир-контро­лер булып эшкә урнаша. Коллектив белән бик дус, тату эшлиләр. Кайтканына үкенми Эльза. Ул янәшә­сендә булгач, әнисенә дә җиңелрәк.

Тик… язмыш дигәнең кабат икен­че борылыш ала. 1977 нче еллар була бу. Кызның аяклары сызлый, билләре авырта башлый. Ха­с­таханәгә бара. Ул чакта яшь терапевт кайткан була. Ул аны берничә тапкыр чүгәләтеп-бастырып карый да “полиартрит” диагнозы куя һәм шуны дәвалый башлый… Хәле уңай­лан­мавын әйткәч тә, обострение бирер инде ул дип, кызны тынычландырып, Бәкер шифаханәсенә барырга киңәш итә. Тыңлый кыз. Анда да, бәхетсезлегенә, игътибарсыз табибларга туры килә. Алар да кызның йө­рүе көннән-көн авырлашуына, моң-зарла­ры­на игътибар итми… Шифаха­нәгә үз аяклары бе­лән барган кыз көчкә кайтып егыла.

“Сындым!” диярлек бик авыр көннәр була бу. Әле кичә генә тан­цы-вечерларда, бию көе тынганчы, аруны бел­ми­чә биегән, Казанда укыганда җыр-бию ансамбленә йөргән кыз аяк­ларының йөрмәве белән килешә алмый бәргәләнә. Казанда тикше­рен­мәгән, күренмәгән табибы, хас­таханәсе калмый диярлек. Аларның берсендә кабат, икенче тапкыр (!) ялгыш диагноз куела – “рассеянный склероз”. Бу диагноз белән бирел­гән дәва­лар да килешми, алай гына да түгел, соңыннан ачыкланганча, Эльзаның “чын” авыруына бө­тен­ләй капма-каршы дәвалар булып чыга. Һәм алар, ахыр килеп, аяк­ларының бөтенләй хә­рәкәт­сез калуына китерә. Бары тик 1997 елда, Боровое Матюшино шифаха­нәсенә баргач кына, Рәшит исемле табиб (кызганычка, Эльза апа фамилиясен дә, әтисенең исемен дә оныткан, бары аның тумышы белән Буадан икәнен генә хәтерли) томография үткәртеп, дө­рес диагноз куя. Күп вакыт югалткан булса да, би­редәге табиблар да, башка медперсонал да кызга ярдәм итү өчен күп көч куя. Азат Рәши­тович дигән сәләтле инструктор исә: “Бер елдан аякка басасың”, – дип ышандыра.

– Бәлки баскан да булыр идем, әмма миңа ул чакта бик кыйммәтле дәвалар кирәк иде. Үзебезнең андый мөмкинлек булмады, кешеләр­дән ярдәм, акча сорый алмадым, – ди Эльза апа. – Фатирны сатып аяк­лы булып була иде, тик…
Ул чакта инде ялгызы гына булмый, үлчәү тәлинкәсенең икенче ягына тагын ике кешенең язмышы куелган була шул. Бер­ничә ел элек гаиләле булган Эльза апа бу адымга бара алмый, билгеле.
…Барлык авырту-сызлану­лар­га, кимсенү-әрнүләргә сабыр ит­кәне өчендер Аллаһы Тәгалә аңа бәһасе, тиңе булмаган бүләк ясый. Район хастаханәсендә чираттагы дәвала­ну үткәндә язмыш аны Ринат белән очраштыра. 36 яшендә тормышка чыга, 38 яшендә кызы Регинаны таба Эльза. “Авыр күтәрмәдем. Ул чакта Балтачның данлыклы акушеркасы Надя белән бер йортта яшә­дек, ул бик ярдәм итте. Казанда Кесарь кисеме белән таптым. Регинам шул­ка­дәр тыныч, сабыр бала булды. Әйбәт укыды, мәктәп елларында да, аннан соң да бер авырлык китер­мәде. Әле сән­гать мәктәбендә дә укыды. Менә бу өйдәге бөтен картиналар – аның эше. Мәктәптән соң элекке КХТИга дизайнер белгечлеге буенча укырга керде, аны әйбәт тәмам­лап, үз белгечлеге буенча уңышлы гына эшли.

Күп еллар коляскага утырмас өчен тартыша Эльза. Ринаты янә­шәдә булганда аңа тотынып, ул булмаганда, стенага тотынып, алай да йөри алмаганда… тезлә­неп йөри. Өй эчендәге барлык эшне эшли. Кул эшләре белән дә мавыга. Ул чакта әле кибетләрдә кием-салым бү­ген­гедәй күп тү­гел. Кулдан бәйлән­гән әйбер­ләр­нең бик данлыклы чагы. Шунлыктан балалар аяк кие­­меннән башлап кофта-свитер, жилетлар… барысын бәйләүче Эльзага заказлар бик күп була. Хәзер инде күңелемне тынычландыру өчен ге­нә бәйлим, күбрәк бүләк итәм, ди ул.

– Тормыш юлымда әйбәт ке­шеләр шулкадәр күп очрады, – дип тә сөенә Эльза апа. – Ри­нат­ның туганы Мәдинә апа, аның гаи­ләсе гомер буе безгә терәк тә, яр­дәмче дә булдылар. Универмагта бергә эшләгән кызлар да, сыйныфташларым да онытмый, гел аралашып торабыз. Райондагы Чулпан оештырган “Фи­кер­дәш” клубы үткәр­гән бәй­рәм­нәрдән дә, башка чакырган урыннардан да калмаска тырышам. Җи­тәкчеләр дә бик ярдәмчел булды миңа. Дөрес, кирәксә-кирәк­мә­сә, беркемне дә борчымаска, үз кө­чебез белән яшәр­гә тырыштык. Башта бер бү­л­мәле фатир бирде­ләр, Регинабыз тугач, ул чактагы район җитәкчесе Марат Хәе­вич шушы йорттан өч бүлмәле фатир тәкъдим иткән иде, минем балам бер генә бит, күп балалы кешегә бирегез дип, ике бүлм­ә­легә ризалаштык. Дө­рес, соңын­нан бераз үкен­дем. Монысында уңайсыз­лыклар шактый булып чыкты…
Элегрәк төзелгән бу йортта ванна, кухня ишекләре тар, аларга коляска белән керү-чыгу мөм­кин тү­гел. Башта әле аяклары белән йөр­гәндә алар сизел­мәгән, әмма инде соңгы елларда башы әйлә­неп, гел егыла башлагач, имгәнү­дән куркып, Эльза апа да коляскага утыра. Кухня ишеген алып атарга, әле ян-яктагы борысын юнырга туры килә. Ванна ишегеннән дә ничек кирәк алай йөриләр. Әмма соңгы елларда ван­наның үзенә керү-чыгу бик проблемалыга әй­ләнә… “Үзем­нең генә кө­чем җитми, Ринатка да бик авыр. Берничә ел элек инсульт кичерде, соңгы елларда бер-бер артлы өч операция ясатырга туры килде”, – ди Эльза апа.

Танышларының киңәшен тың­лап, ул күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка шалтырата.
– Шулкадәр әйбәтләп тыңла­ды, бөтенесен сорашты, мин сез­гә белгеч төшерәм, диде, ярдәм ышандырды. Икенче көнне үк килеп, бөтенесен карап, исәпләп киттеләр. Үзләре эшләтеп тә бирмәкче иде, әмма без үзебезгә җайлы вариантны сайладык. Кар­шы килмәделәр. Озакламый ремонт тәмамланып, ваннага мах­сус күтәрткеч җайлан­ма бе­лән иркенләп керә-чыга башлармын дип хыялланам. Шушы эшне оештырган барлык җитәкче­ләр­гә, гаиләбезгә һәрчак рухи терәк булган барлык кешеләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәсе килә, – ди ул, сөенеп.

…Тормыш сынауларын сабыр гына узучы, булганына шөкер итеп, азга да куана белүче Эльза апага, гаиләсенә ихлас күңелдән шатлык­лы көннәрнең күбрәк булуын телисе килә.

Гөлсинә Хәбибуллина


Кыйммәткә төшкән ялгыш” язмасына фикерләр

  1. Аллах тэгалэ ярдэменнэн ташламасын иде. Сабырлыклар бирсен шатлыкта яшэргэ язсын Амин ❤❤❤Сау сэламэт кешелэр сездэн урнэк алып яшэсеннэр иде. Зарланып яшэуче эдэмнэргэ кычкырып эйтэсем килэ. ????

Фикер өстәү