Кытайның яңа илчесе Казанга киләчәк

Кытай Халык Республикасының Россиядәге яңа илчесе Чжан Ханьхуэй Россия буйлап сәфәрендә беренче эш итеп Казанга киләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Тиздән безнең делегация анда һөнәри осталык конкурсында катнашачак. Мин бу делегацияне озатып йөриячәкмен», — дип аңлатты Кытай дипломаты.

Казаннан соң Чжан Ханьхуэй Владивостокка барырга ниятли — анда ул Кытай делегациясен Көнчыгыш икътисади форумда озатып йөриячәк.

 


Фикер өстәү