Кызны урлап кайтып 48 нче ел бергә яшиләр

Кукмара районының Яңа Чәбья авылында гомер итүче Әсхәдулла Әсәдул­линны гаиләсе – үрнәк әти, хатыны тугры ир дип белсә, авылдашлары аның гомер буе ерак араларга да җәяү йөргәнен искә төшерә. Әнә шуңа да, күрәсең, 78 яшен тутырса да, Әсхәдулла абый бер авыруга да зарланмый. Тормышның матур якларын күреп, җы­лы сүз белән баш­ка­лар­ның күңелләрен күтәреп яши.

– Әтием сугышта үлеп калды. Авыр еллар булды, – дип искә ала Әсхәдулла абый. – Әнинең бердәнбер баласы идем. Икәү гомер иттек. Әнә шуңа да өйлә­нергә ашыкмадым. Балачагым булмады да минем. Сугыш урлады. Җи­ден­чене бетерүгә өлкәннәргә иярдем. Ат җигеп, Кукмарага йөри идек. Аннары хәрби комиссариат шоферлыкка укытты. Солдат хезмәтен Герма­ниядә үттем. Аннан кайткач, машинага утырдым.
Яше утызга җитсә дә, Әс­хәдулла өйләнергә уйламый. Насыйп ярны очрата алмый, күрәсең. Үзе кызлар күзе төшәрлек егет була ул. Сызылып киткән кара каш, нәфис гәүдә… Көтә Әсхә­дулла һәм… гомерлеккә бә­хетле була. Гаилә корганына 48 ел тулса да, өйләнү вакыйгасын әле дә шаярып искә ала. Хәер, андый хәлне онытып буламыни! Бервакыт шулай үзеннән 10 яшькә яшь сылу кыз Хашиганы ошатып йөри башлый. Кыз чибәр, нәкъ менә Әсхә­дулла хыялында йөрткән гүзәл зат инде. Уйлана торгач, ул аны урлап кайтырга була. Сорап барсам, бир­мәс­ләр, дип шик­ләнә. Дус егетләре белән барып, сөй­гәненең ишегалдына чыкканын көтеп тора да ат арбасына күтәреп утырта. Өс­тен каплап куялар. Егет­ләр атны чаптыра гына. Өй янына кайтып туктагач, җәй­мәне ачып җибәрсәләр, Хашига урынында… аның әни­се утыра икән! Ни көләргә, ни еларга белми егет. Булачак әби хәлгә керә. Тиз генә кире кайтып китәләр дә, Әсхәдулла бу юлы Хашиганы урлап алып кайта. Әнә шул кайтуыннан бирле егет сөйгә­ненә җил-давыл тидерми. Мо­ның шулай икә­нен балалары да раслый.

– Без гаиләдә биш малай идек. Бер энебез авыру булды. Шуңа да гомере озын булмады – 27 яшендә бакыйлыкка күчте. Ә калган дүртебез гаиләләребез бе­лән яшибез, – ди улы Райнур. – Мин укып бетергәч, Кай­быч районына эшкә бил­геләндем. Шунда өйлә­неп калдым. Айрат исемле туганыбыз – Казанда, Васыйл абый – күрше авылда, энебез Ришат әти-әниләр янә­шә­сендә яши. Мин әти-әнием­нең кычкырышканын, хәтта үпкәләшкәнен дә күрмәдем. Алар безгә үзләренең сабырлыгы, бер-берсен яратып яшәү­ләре белән үрнәк булды. Безнең өчен дә гаилә – беренче урында. Шөкер, бер дигән кызларга өйләндек. Үзем дә дүрт бала үстерәм. Әтиләр атлаган сукмактан барабыз шикелле. Безнең өйдә әти сүзе закон иде. Ул ничек әйтте, шулай булды. Каршы эндәшү түгел, кыек караш та ташламадык. Әти-әнигә хөрмәте­без зур булды. Хәзер дә аларны бик яратып яшибез. Исән-сау гына була күр­сеннәр!

Хашига апа гомере буе колхозда сыер сава. Әсхә­дулла абый 40 ел шофер булып эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Ба­лала­ры­ның тәрбияле булуына сөенә алар. “Хезмәт белән үстердек. Аллага шө­кер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Алар кайткач, бергә җыелып, тәм­ләп чәй эчүләр ни тора?! Мин хатынымны әле һаман да яшьлектәге кебек яратам. Ир кеше хатын-кызсыз тора алмый: юлдан язалар, эчү­че­леккә сабышалар. Әле бит кайчак өйрәтсәләр, бе­рәр сүз әйтсәләр, яратмаган булабыз. Үз хатының начарга әйтми инде. Кадер­ләрен белергә ки­рәк”, – ди Әсхәдулла абый.

Әсәдуллиннар, бергә җые­л­гач, 20дән арта икән. Әнә шул чакларда Әсхәдул­ла абый, кулына гармунын алып, бөтен кайгыларны оныттыра. Матур яшәсәләр дә, күңелдә яралары да юк түгел. Яшьли араларыннан киткән газиз уллары Алмазны, моннан җиде ел элек фаҗигале төстә вафат булган оныклары Булатны сагыналар… Әмма зур, тату гаи­лә мондый авырлык­ларны җи­ңү юлын белә. Иң мөһиме – бер-береңне хөр­мәт итү, тату яшәү, туганлык җепләрен өз­мәү!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү