Ләйсән Зарипова Даун синдромлы спортчылар арасында Европа чемпионатында 3 медаль яулады

24-29 июль көннәрендә Финляндиядәге Тампере шәһәрендә Даун синдромлы спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты узды. Бу турнирда Россия данын Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы Ләйсән Зарипова яклады, дип хәбәр итә Спорт министрлыгынң матбугат хезмәте

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Ләйсән 3 медаль яулады: 1 «алтын» һәм 2 «көмеш». Парлы разрядта ул Дита Андерева (Чехия) белән дуэтта беренче урынны алды. М.Маттео (Италия) белән катнаш парлы разрядта мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Ләйсән шәхси разрядта шулай ук көмеш медаль яулады.


Фикер өстәү