Мәктәпләрдә гаджетлар куллануны чикләрләрме?

Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк министрлыкларына мәктәпләрдә кәрәзле телефоннардан файдалануны чикләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итә. Бу тәкъдим Роспотребнадзор, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Россия мәгариф академиясе белән берлектә әзерләнгән.

Гаджетларны мәктәптә файдалану «укучылар сәламәтлегенә зыян китерә һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген киметүгә китергә»  диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Социаль сораштыру нигезендә укучыларның 61%, ата-аналарның 89% һәм педагогларның 90% ы инициативаны хуплаган. Смартфоннардан озак вакыт файдалану гиперактивлыкка, ярсуга, йокы һәм психика бозылына, шулай ук хәтер һәм игътибарны начарлануына китерергә мөмкин.

Шулай ук кәрәзле телефоннарны уку йортында тавышсыз режимга күчерү, гаджетларны саклау өчен махсус урыннар бүлеп бирү һәм ата-аналар белән ашыгыч элемтә ысуллары турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим ителә.


Фикер өстәү