Мәктәпләргә компьютер уеннарын кертергә тәкъдим итәләр

Мәктәп программасына Dota2, Minecraft һәм FIFA симуляторы кертергә тәкъдим иттеләр. «Интернетны үстерү институты» экспертлары билгеләп үткәнчә, уеннар командада эшләргә, стратегик фикерләү, логика, реакция тизлеге, шулай ук креатив потенциалны үстерергә мөмкинлек бирә.

Инициатива авторлары мәгариф министрлыгына хат юллаган. Алар әлеге мөрәҗәгатьтә бу дисциплиналарны факультативно өйрәнергә була дип теркәгәннәр. Уеннарны сайлаганда аларның популярлыгы һәм  контентны үз вакытында яңартылу критериесына караганнар. Тәкъдим ителгән исемлектә шулай ук CodinGame, World of Tanks һәм Hearthstone кебек уеннар бар, дип яза РБК.

Киберспорт мәктәп программасында барлыкка килгән дөньядагы беренче илләрнең берсе 2015 елда Швеция була. 2016 елда киберспортны Норвегия гомуми белем бирү мәктәбендә укыта башладылар. Атнага биш сәгать укучылар Dota2, League of Legends яки Counter-Strike уеннарында көч сынаша.


Фикер өстәү