Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә җиргә төшергәннәр

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе пилоты Дамир Йосыпов Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә җиргә төшереп утырткан, шул рәвешле 226 пассажирны һәм 5 экипаж әгъзасын коткарып калган. Бу хакта «ЕТВ» интернет-порталы хәбәр итә.

«Бүген иртән «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Симферопольгә юл тоткан А-321 самолеты Жуковский янында Рыбинское авылы тирәсендә кырга төшеп утырган», — дип хәбәр итә сайт.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары да эвакуацияләнгән. Очкычта барлыгы 226 пассажир (шуларның 6сы – балалар) һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ким дигәндә 10 кеше (шуларның 3се – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган.

 


Фикер өстәү