Мөслимдә “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәләренең Республика координация советы утырышы узды

Биредә координация советының гомуми җыелышы узды. Совет әгъзалары депутатларның нәкъ менә шул җәмәгать киңлекләрен булдырудагы эш тәҗрибәсе буенча фикер алышты. Ә инде җыелышны уздыру урыны итеп Мөслимнең сайлап алынуы – биредә башкарма хакимиятнең депутатлар белән районда яшәүчеләргә уңайлы мохит тудыру, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле эш алып баруы.

Сәфәр кысаларында координация советы әгъзалары “Курай” паркы, “Кояшлы Ык” ял паркында яр буйларын, ишегалларын, иҗтимагый яктан әһәмиятле башка урыннарны карады. Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова да районның яхшы якка үзгәрүен күреп сөенде. Биредә илкүләм проектлар буенча алты социаль объект, шул исәптән хастаханә төзелеп килә. Анда өлкән яшьтәгеләрне үзләренә хас чирләрдән кисәтү һәм дәвалау кабинеты ачылачак. Ә сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яшь тармак буенча эшләүче мондый кабинетлар районнарда гына түгел, хәтта Казанда да бармак белән генә санарлык. “Мөслимдә хәзер бик уңайлы, матур, барысы да кеше өчен эшләнә. Мондый шартларда яшәү – үзе бер куаныч,” – дип билгеләп үтте Т.Ларионова.

  • Республика координация советы – даими эшләүче киңәшмә органы. Төп бурычлары – депутатлар берләшмәләре эшчәнлеген җайга салу, дәүләт хакимияте органнары карарларын эшләүдә катнашу. Хәзерге вакытта республика буенча хакимиятнең вәкиллекле органнарында “Бердәм Россия”дән якынча 6,1 меңнән артыграк “бердәмроссияле” депутат һәм партия тарафдары эшли.

Фикер өстәү