“Демография” илкүләм проекты бәбиләрне дә, әниләрне дә, әби-бабайларны да онытмый. “Өлкән буын” дип аталган федераль проект пенсия яшенә җитеп килүче өлкәннәргә кагыла. Аның кысасында 1959–1963 елларда туган ир-атлар, 1964–1968 елгы хатын-кызларны яңа һөнәрләргә өйрәтәләр. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искәрткәнчә, хәзерге вакытта республикада шушы яшьтәге 127 мең кеше яши.
Эштән аерылмыйча
Татарстанда проектның тормышка ашырылышы белән Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин да танышты. Мәскәү кунагы “Газпром Трансгаз Казан” оешмасының пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләре белән дә күреште. Анда эшләүче 25 кеше “Нефть һәм газ эше” буенча белем ала икән.
– Мин бу оешмада 30 елдан артык эшлим. Монда килеп, белем яңартуым беренче генә тапкыр. Хәзер яңа стандартлар чыкты, шунлыктан кайбер өлкәләрдә элек алган белемебез туры килеп бетми. Шөкер, шактый тәҗрибә тупладым. Шул ягы әйбәт: белемебезне күтәргәндә эштән аерылып тормыйбыз. Өйгә кайткач, компьютер алдында дистанцион рәвештә укыйбыз, – ди Әлмәттән килгән Илшат Маликов.
Максим Топилин социаль хезмәткәрләр белем алган сыйныфка да керде. Республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 60 хатын-кыз өлкәннәр белән эшләргә өйрәнә. Бу укыту да “Демография” проекты кысасында үтә икән.
– Берүземә 10 әбием бар. Алар белән эшләү бик җиңел димәс идем, әмма эшеңне яратсаң, сабырлыкка өйрәнәсең. Без элек авыру өлкәннәр белән эшләүнең рәтен белеп бетерми идек. Биредә ятып торучы әби-бабайларны, аларга да җайлы, безгә дә җиңел булырлык итеп, урыннарыннан күтәрергә өйрәттеләр. Хәлләре начарланып китсә, табиб килгәнче, беренче ярдәм күрсәтә дә беләбез хәзер. Иртәгә юристлар да килеп укытачак. Алар исә эшебездә нәрсә яраганын, нәрсә ярамаганын сөйләячәк. Анысы да бик кирәк, – ди Чаллы шәһәрендәге “Ышаныч” социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре Резеда Габдрахманова.
Ханымнар министрга үз эшләре турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Барысы да мондый укытуның кирәклеген әйтте. Бушлай булуы өчен рәхмәтен җиткерде.
– “Демография” дигәч, кеше төрлечә уйлый башлый. Кемдер күз алдына кечкенә балаларны китерә. Әмма бу проект киң кырлы. Ул өлкәннәрне дә кайгырта. 2024 елда илдә гомер озынлыгын 78 яшь итәргә дигән максатыбыз бар, – ди Максим Топилин. – Быел без 75 меңнән артык пенсия яшенә җитеп килүче кешене укытырга тиеш. Моның өчен бюджеттан 5 млрд сум акча каралган. Һәр төбәк төрле программалар белән эшли. Кайдадыр санлы технологияләргә өйрәтәләр, компьютер серләренә дә төшенүчеләр бар. Шунысын да әйтә алам: киләсе елга бу проектны финанслау артачак. Татарстанга күпме сумма биреләсе проектларыбызны ничек яклауга бәйле.
Лаешта эшсезләр юк!
Район башлыгы Михаил Афанасьев әнә шулай ди.
– Районда эшсезләр саны бик түбән. Бу, бәлки, безнең район тирәсендә зур оешмалар булуга бәйледер. Шундыйларның берсе – Казан май комбинатында бүген 1 100 кеше эшли. Шуларның 196сы пенсия яшенә җитеп килә. Андыйлар өчен биредә заман таләбенә туры килә торган һөнәр алу мөмкинлеге бар, – ди Михаил Павлович.
– Хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру оешма өчен дә бик кирәк. Биредә гомер буе эшләгән, тәҗрибәсе зур булган ке-шеләр үзләренең белемнәре белән уртаклаша. Буыннар арасында элемтә булу бик мөһим, – ди Казан май комбинатының яңа идеяләр кертү буенча директор урынбасары Андрей Куликов.
– Укырга беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме, теләк кенә кирәк.Үз алдыма максат куеп, мин гел шуңа ирешәм. Үзем дә склад исәбе һәм товарларны санау буенча укыта алыр идем, – ди заводның баш технолог урынбасары Любовь Дмитриева. Смена инженеры булып эшләүче Светлана Рагинова, биредә укыганнан соң, хисапчы булырга җыена. Үзенә кирәкле программа белән эшләүне онытып җибәргән. Шуңа күрә яңадан белем алуга бик теләп ризалаша. “Әле бит тиз генә пенсиягә чыгып булмый. Шуңа күрә заводка кирәкле булыр өчен укырга да укырга безгә”, – ди ул.
- САН
“Демография” илкүләм проекты кысасында республика оешмаларында эшләүче 4127 пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрнең белемен күтәрәчәкләр. Бу программада 91 эш бирүче оешма катнаша. Хезмәткәрләрне 160 төрле юнәлеш буенча укыталар. Бүген 800 кеше укуын тәмамлаган, 1700е әле белем күтәрүен дәвам иттерә. Үз эшчеләренә мондый мөмкинлек тудырган оешмалар дәүләттән субсидия алалар.