Машинага салымны кайчан, ничек түләргә?

2016 елда аягымны кистеләр, шуннан соң машинабызны сатарга мәҗбүр булдык. Быел 2019 ел бит инде, миңа ике елдан соң 2017 ел өчен салым кәгазе килеп төшмәсенме?! Әлбәттә, бик нык аптырадык. Безгә моңа кадәр бернинди кәгазь дә килмәде. Бу дөресме соң?

Назыйр Ямалетдинов. Кукмара районы

Саба районы салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Эльвира Фазлыева:

– Барлыгы алты районга хезмәт күрсәтәбез. Аптырарга кирәкми, без әле 2017 ел өчен салым кәгазьләре җибәрәбез. 2018 елныкына сентябрьдә генә тотыначакбыз. Башта салымнар турында язмача хәбәр итәбез. Кемдер онытырга мөмкин, шуңа күрә андыйларга декабрьдән соң таләп кәгазе юллана. Быел сатам да ел буена бөтенләй салым түләмим, дип уйлаучылар да бар. Бу алай түгел. ЮХИДИ органнарында исәптән төшкәнчегә кадәр узган айлар өчен транспорт салымы тотыла. Инвалидларга 100 ат көченә кадәр булган бер машинага ташламалар каралган. Монысы сатканчыга кадәр айны үз эченә ала. Бу кеше вакытында салым түләмәгән. Аңа кәгазьнең суд органнарыннан килгәнен ачыкладык.

Салым бүлеге хезмәткәрләре Назыйр әфәнде белән элемтәгә керергә вәгъдә итте.


Фикер өстәү