Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында булачак. Республика җитәкчесе урып-җыю эшләренең барышы белән танышачак, механизаторлар белән аралашачак, шулай ук республикада беренче мобиль поликлиниканы караячак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кырлар өстеннән очып узарга һәм бөртеклеләрне урып-җыюның барышы белән танышырга планлаштыра», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Көн дәвамында Рөстәм Миңнехановның шулай ук берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган. Шул исәптән ул Казан Кремлендә Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиковны һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкинны кабул итәргә планлаштыра.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191473/


Фикер өстәү