“Милли музыка моңсыз була алмый”

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллинаны ил башлыклары да, гади халык та бердәй ихтирам итә. Олыга – олы, кечегә кече итеп карый белгән, зур үрләр яуласа да, борын чөймәгән сирәкләрнең берсе ул. Бер караганда бу нәфис ханым ышыкта яшәгән, авырлыклар кичермәгән сыман тоела. Аңа исә, Казанга килү белән башта укырга керү өчен, эшләү дәверендә гаделлек өчен шактый көрәшергә, суд юлларын үтәргә туры килә. Зилә Дәян кызы белән милли опера сәнгате, кадрлар мәсьәләсе һәм матур тормышның караңгы яклары турында сөйләштек.

– Бу көннәрдә татар опера сәнгатенең нигезен тәшкил иткән шәхесләрне олылыйбыз. Кайчан гына Хәйдәр Бигичевны искә алдык, бүген – сезнең белән юбилеегыз җәһәтеннән әңгәмә корабыз. Бу даталар шәхес кадере турында уйландыра. Сезнеңчә, шәхес кадере бармы бездә? Үзегезгә игътибар, ихтирам тоясызмы?

– Казанга килүемә илле елдан артык вакыт үткән, үткән кадәре гомерне анализласак, мин игътибар булмады дип, әйтә алмыйм. Казан – үз кызыдай якын күреп кабул иткән, укыткан, аякка бастырган кала. Мин ата-бабаларым җиренә бик рәхмәтле. Бабам биредә укытучылар семинариясендә укыган, Тукай белән таныш булган. Безнең өйдә бөек шагыйрьнең кулъязмалары да бар иде, кызганыч, бүгенге көнгәчә саклый алмаганбыз. Нәкъ менә Тукай бабама Башкортстанда мөгаллимлек итәргә киңәш биргән дә инде. Шулай итеп, бабам Мәхмүт Әхмәтҗан улы Еникеев Башкортстанда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып киткән. Мине дә русча җырларга бабам өйрәтте. Үзе дә бик матур җырлый иде.

Казан консерваториясенә кабул итү имтиханнарына соңга калдым. Бәхеткә, Нәҗип Җиһанов яхшы кабул итте һәм алга таба да игътибарыннан ычкындырмады. Аның күп әсәрләрен беренче булып башкардым. “Унынчы симфония”не махсус минем өчен язды һәм әсәрне, моңа күпме моңың бар, шулкадәр сал, дип әйтеп бирде. Хәзер бу әсәр тарихта калды инде… Нәҗип Җиһанов үз әсәрләренә бик җитди карый иде. Аның бер нотасына да тияргә, үзгәртергә ярамады. Хәйдәр Бигичев белән миңа, киресенчә, иркенлек бирде. Татар музыкасы моңсыз була алмый, дип әйтә иде. “Алтынчәч” дисеңме, “Җәлил” операсы, романслары – безнең башкарудан, моң белән җырлаудан бик канәгать иде ул.

Язмышыма рәхмәтле мин. Казанга килүгә зур шәхесләр белән таныштым. Имтиханнарга соңга калгач, булышмасмы икән, дип композитор Александр Ключаревка бардым. Ул Җыр һәм бию ансамбленә солист итеп чакырды. Ул чакта нибары 18 яшь. Миңа укырга кирәк, дип җавап бирдем. Вакытны бушка уздырмаска дип, август аенда педагогик университетның музыка факультетына укырга кердем. Анда барлыгы ай ярым укыдым. Аннан Фәхри Насретдинов консерваториянең кафедра мөдире Зөһрә Байрашовага алып барды. Ул башта мине кафедра укытучыларына тыңлатты. Зөһрә Гиреевна бик кыю хатын иде, мине җитәкләп Җиһанов кабинетына керде. Ректор, без бит инде төркем җыйдык, безгә беркем дә кирәкми, дигәч, бүлмәдәге ак рояльгә, тыңларга хәлең җитмиме әллә диеп, китереп сукты. Шулай итеп аны утыртып, тыңлатты. 1968 елда консерваториягә укырга кердем. Күрәсезме, миңа күпме игътибар булган. Эшләгәндә дә игътибар зур булды. Спектакльләргә беренче затлар, зур түрәләр йөри иде. Бер плеяда артистларны – мин, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Венера Ганиева, Сәет Раимбәковны күзәтеп бардылар. Эшли башлап, ярты ел узгач, барыбызга да бушка фатир бирделәр. Бүген дә игътибар бетте, дип әйтә алмыйм.

– Имтиханга соңга калып та, максатыңа ирешәчәгеңә ышану – бу чиктән тыш кыюлык булгандыр инде.

– Әле мин нинди укытучыда укырга икәнен дә белә идем. Уфадагы укытучым Лилия Кәримова (мәрхүм), опера җырчысы буласың килсә, Валентина Андреевна Лазькога кер, дигән иде. Шуңа күрә, кабул итәм дигәч, Җиһановка үземнең шартымны әйттем. Мин Лазькода укыячакмын, әгәр дә аңа бирмәсәгез, укып та тормыйм, дидем. Күреп торам, ошатты үзе, ләкин чиктән тыш кыюлыкны җавапсыз да калдырмады. Синең буең кечкенә, диде. Чынлап та мин бик ябык, бик кечкенә идем. Алай да аптырап калмадым. “Миңа бит әле 18 генә, 25 яшькә хәтле үсәм”, – дип җавап бирдем. Кызып китеп авыр сүз дә ычкындырдым. “Сез дә бит буйга зур түгел”, – дидем. Ачуланмады, көлде генә һәм теләгемнең никадәр зур икәнен аңлады. Консерваториягә кергәч, һәр көнне шкафка турник шикелле асылынам да күпме түзәм, шулкадәр тора идем. Көн дә, иртә-кич шулай эленеп тордым. Чынлап та бер 5 сантиметрга үстем. Ышаныч, теләкнең зурлыгы һәм максатчанлык менә ниләр эшләтә.

– Бүген милли операга мөнәсәбәтне ничек бәяләр идегез?

– Бу җәһәттән опера театрына тәнкыйть сүзләре еш ишетелә. Хәзер инде бар өмет – композитор Резедә Әхияровада. Ул бөтен тәнкыйтьләрне ябып бара. Балет дисеңме, опера дисеңме – шул бер Әхиярова иҗат итә. Алтын фонд исә тузанланып ята бирә, шуны күтәрергә кеше юк. Белмиләрме, теләмиләрме – аңлашылмый. Әлегә Әхиярова әсәрләре белән милли репертуар бар да шикелле. Ләкин бу спектакльләр дә еш бармый. Елга бер күрсәтеп алалар инде. Менә хәзер Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты азрак күтәрелә башлады. Бу балет бөтен дөньяга күрсәтерлек, горурланырлык. Андый әсәрләр шактый бездә. Ключаревның күпме операсы куелмыйча ята, Сәйдәшнең күпме музыкаль спектакльләре бар. Җәүдәт Фәйзи, Җиһанов онытыла бара.

– Милли әсәрләр ни өчен сәхнәгә менә алмый? Моңа кадрлар җитмәү сәбәплеме, режиссерлар юкмы?

– Милли кадрлар читкә китә, чакырылган режиссерлар белән эш итәләр. Соңгылары татар музыкасын боза гына. Милли җырчыны тәрбияләргә һәм театрга эшкә алырга кирәк, дип гел әйтә киләм. Хәзер, һич югы килешү нигезендә азрак ала башладылар инде. Филүс Каһировны чакырдылар, укучым, кырымтатар Гөлнора Гатина уңышлы эшли. Тагын бер укучым Сервер Кадыйров уңышларына да сөенәм. Ә бит консерваторияне тәмамлаган күпме талант читкә китә. Мәскәү, Санкт-Петербург, чит ил театрларын туендыра. Бөтен дөньяга сибелде укучыларыбыз. Германиядә, Британиядә, Көньяк Кореяда эшлиләр. Алар бездә эшләсә, искиткеч труппа булыр иде. Милли труппа дигәндә, мин Казан консерваториясендә укыган, үзебездә тәрбияләнгән җырчыларны күз уңында тотам. Үзебез үстергән кадрлар – безнең милли кадрлар. Монда мин татарларны гына үстерергә дигән максатны күз уңында тотмыйм.

– Опера сәнгатенә аяк басу – тормышыңда бихисап чикләүләр барлыкка килү дигән сүз. Сезгә көндәлек тормышта нинди чикләүләр кертергә туры килде?

– Алар бик күп. Берничәсен генә әйтеп үтәм. Әйтик, савыт-сабаны кайнар су белән юсаң, тавыш утыра. Кер юсаң, порошогы тамакка утыра. Җырлар алдыннан бал, чикләвек, шоколад ашарга ярамый. Тозланган яшелчәләр ярамый. Авылча диетик ризыкны гына ашарга кирәк. Тавышка хәтта кояшта кызыну да тәэсир итә. Аннан кызынган тән сәхнәдән дә матур күренми. Баш режиссер Нияз Даутов, кызынып килсәгез, театрдан куып чыгарам, дип әйтә иде. Чыннан да, кап-кара тән белән нинди “Травиата”, Дездемона инде ул! Тыюлар күп инде. Тынычлык кирәк, чөнки нерв киеренкелеге аркасында тавышны югалтырга мөмкин. Опера җырчысы булырга җыенгансың икән, үзеңне шул сәнгатькә багышлавыңны, хәтта ки корбан итүеңне аңларга кирәк. Кайвакытта, аңламау аркасында, гаиләләр дә таркала. Опера – бик авыр сәнгать. Синең тавышың – бик кыйммәтле инструмент. Аны сатып алып та, зыян килсә, төзәтеп тә булмый.

– Үзегезне аңлау булдымы?

– Өйдә гел стресс булса, ул аңлау түгел бит инде. Театрга бергә килеп, бергә кайтсак та, арага көнләшү керде. Минемчә, спектакльдә ышандырырлык итеп уйный алмыйсың икән, сәхнәгә чыгуның кирәге дә юк. Халык Хәйдәр Бигичев белән икебез арасында мәхәббәт икән дип уйлады. Чөнки без аның белән гел бергә җырладык. Спектакльләрдә гомер буе аның хатыны булдым. “Алтынчәч”, “Җәлил”, “Кармен”, “Отелло”– һәммәсендә мәхәббәт уйнадык. Ләкин сәхнәдәге мәхәббәтнең бары тик спектакль булуын – аны аңлаган кеше генә аңлый. Сәхнә ул – физик хезмәт урыны. Спектакль ахырында бер-ике килога ябыгасың, күлмәкләр шәлперәеп төшә. Опера җырчысының чыгышы – йөк бушатучының бер cмена эшләве. Алайса нишләп бөтен опера артистлары юан, дип аптырыйсыңдыр. Чөнки алар, спектакльдә күп көч югалткач, төнлә ашыйлар. Спектакль арасында ашлар китереп тамак ягын кайгыртучылар да булды. Минем моңа ачуым килә иде. Үзем спектакль вакытында судан башка бернәрсә капмадым. Шундый режим куелган инде.

– Бик күп спектакльләрдә төп партияләрне башкаргансыз. Ә менә баш тарткан роль булдымы?

– Эчтәлеге дә, музыкасы да шактый кайтыш булган бер татарча әсәр алып килгәннәр иде. Мин монда катнашмыйм дидем. Соңрак, композиторлар берлеге дә тыйды ул әсәрне. Шушы принципиальлегем аркасында җитәкче белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнде. Аннан соң оперетталарга алынмаска тырыштым. Шулай да берничә опереттада уйнадым. Соңгы спектаклем “Сильва” опереттасы булды. Аның музыкасы, опера музыкасы шикелле үк катлаулы, сүзләре алай күп түгел. Опера җырчысына күп сөйләргә дә ярамый бит әле. Шуңа күрә кырыктан артык алдынгы партияләрне җырлагач, миңа җитте, дидем. “Летучая мышь”та берничә мәртәбә уйнадым. Репертуардан акрын гына, дипломатик рәвештә китә бардым. Беренче спектаклем исә Сара Садыйкованың “Кияүләр” комедиясе иде. Шушы спектакль белән гастрольгә киттем. Банат ролендә бик күп сөйләргә кирәк. Нәтиҗәдә, 54 спектакль уйнап, тавышны утырттым. Ярый әле җәйге яллар башланды, тавыш ял итте. Аннан гариза язып, әлеге партиядән баш тарттым. Ул партия нык тавышлы Гөлшат Сәйфуллина, Әлфия Заһидуллиналар өчен ятышлы. Минем тавышым лирик колоратур, ягъни нечкә тавыш.

– Зур театрга чакыру алып та, баш тартуыгызны хәзер күп җырчылар аңламас иде…

– Заманында зур театрга Борис Ельцин чакырган иде. Мин инде патриот буларак, безнең үзебезнең Зур театрыбыз бар, дип җавап бирдем. Башка берәү булса, гомерем буе хыялландым шул турыда, дип әйткән булыр иде. Россиянең халык артисты Фоат Мансуров Зур театрга “Мадам Батерфляй”да Чио-Чио-сан партисен җырларга чакырды. Ә мин әле бик яшь. Риза булсам, тавышымны вакытыннан алда югалтам, дип уйладым. Мин исә ахыргача, пенсиягә кадәр тавышымны сакларга теләдем. Аллага шөкер, театрдан киткәнемә 9 ел тулды, тавышым исән-сау. Акыл белән эш итәргә кирәк, үз буеңнан да югарырак үрелергә ярамый. Чио-чио-санны исә кырыктан соң гына җырларга ярый. Ул вакытта тавыш ныгый.

– Тормышта үкенечләрегез бармы?

– Юк, үкенечләр юк. Яңадан тормышны башларга мөмкинлек булса, шулай ук эшләр идем. Дан артыннан йөгерергә ярамый. Тәкәбберлек, комсызлык белән чирләмәдем. Шуңа күрә халык тарафыннан ихлас хөрмәт сизеп яшим. Әмма туры сүзле булдым, ялганны сөйләмәдем. Шуңа күрә җитәкчеләр белән аңлашылмаучанлыклар шактый булды. 1996 елда театр директоры белән судлашырга да туры килде. Ул сәбәпсезгә прогул язды, Россия делегациясе составында Давоста чыгыш ясаган өчен каты кисәтү ясады. Әлбәттә, бу судта мин җиңдем. Хатирәләр. Ачысы да бар аларның, төчесе дә… Хәйдәр үлгәч, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бүлмәсеннән чыгарга курыкты. Чөнки җеназасы көнне Туфан Миңнуллин аннан: “Хәйдәрне үтердегез, чиратта кем? Зиләме?” – дип сорады. Хәзер, Хәйдәр – милләт горурлыгы, бөек җырчы, дип сөйли. Икейөзлелек. Сүз уңаеннан, опера театрына хәзерге дәрәҗәне безнең труппа алып бирде. 1986 елда Мәскәүдәге гастрольләр вакытында Хәйдәр белән безне халык кулында күтәреп диярлек йөртте. Менә шушы гастрольдә Хәйдәр белән Рәүфәл Мөхәммәтҗанов арасында юк кына сораудан конфликт килеп чыкты. Шуннан соң Хәйдәргә театрда салкынлык башланды… Менә шундый елларны үттем. Аллага шөкер кешелеклелекне, ихласлыкны югалтмадым. Авырлыкларга, мине ныгытканы өчен, рәхмәт кенә әйтәм.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү