Мондый бәйрәм кирәкми! Татарстан депутатлары беренче тапкыр онлайн тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советы «Сугышчан дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында» Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» («11 ноябрь – Угра елгасында Бөек кара-каршы тору» көне тәмамлану (1480 ел)» истәлекле датасын билгеләү турында) федераль закон проектын хупламады. Бу хакта карар Россия Дәүләт Думасына җибәрелде, дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.

Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр читтән торып тавыш бирү оештырылды. Депутатлар үз фикерләрен сораштыру битләрен факс яисә электрон почта аша җибәреп белдерделәр. Сораштыру битендә өч графа булдырылган – “әйе”, “юк”, “тоткарландым”.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр, ул парламент әгъзаларына федераль закон проектлары буенча сораштыру юлы белән тавыш бирү мөмкинлеген бирә, Дәүләт Советының бу елның 11 июлендә узган утырышында кертелгән иде. Сүз фәкать тиз арада тавыш бирү таләп ителгән федераль закон проектлары турында гына бара. Башкалары гадәти тәртиптә карала.

Бүген сораштыру нәтиҗәләре мәгълүм булды. Депутатлар бердәм тавыш белән, бер депутат кына «тоткарланды», сугышчан дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында федераль законга үзгәрешләр кертүне хупламады. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының бу карарын имзалап, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына  җибәрде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Уградагы Кара-каршы тору тәмамланган көнгә истәлекле дата статусы бирү фикерен хупламады.

 


Фикер өстәү