Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапкан

РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге мошенниклардан сак булырга өндәп, халыкка кисәтү ясады. Соңгы вакытта пенсионерларны Пенсия фонды исеменнән алдау очраклары ачыкланган. Бу хакта РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш шунда: интернетта Россия Пенсия фондының рәсми сайтына охшатып ясалган ялган сайт барлыкка килгән. Анда буыннарны дәвалау өчен дарулар рекламасы урнаштырылган. Мошенниклар янәсе Россия Дәүләт Думасы әлеге препаратларны пенсионерларга бушлай бирү турында закон кабул иткән, бу тәкъдимне Пенсия фондының Казан бүлекчәсе җитәкчесе ясаган, дип язган.

«Бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми. Пенсия фонды белгечләре беркайчан да бернинди товарлар тәкъдим итми һәм рекламаламый», — дип белдерә бу уңайдан РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларга уяу булырга һәм алдакчылар тозагына эләкмәскә киңәш ителә. Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми, кешеләрдән шәхси документларын таләп итми, имзалар куярга сорамый, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Гражданнарны кабул итү Россия Пенсия фондының Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы бүлекчәләрендә башкарыла. Барлык хезмәткәрләрнең дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар һәм алар аны гражданнар таләбе буенча күрсәтергә тиеш,

 


Фикер өстәү