Нәзер корбаны

Нәзер корбаны – кеше үз теләге белән үзе өчен вәҗиб иткән корбан. Нәзер корбаны ике төрле була:

1. Бернинди шартка да бәйле булмаган нәзер. Мәсәлән, “Ал­лаһ ризалыгы өчен корбан чалырмын”, – дип. Әлеге очракта кеше нәзер корбанын кайчан теләсә, шул вакытта чалырга мөмкин.

2. Берәр төрле шартка бәйле нәзер. Мәсәлән, кемдер: “Әгәр фәлән кеше авыруыннан савыкса, мин Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалачакмын”, – дип әйт­сә, әлеге авыру кеше сәламәт­лән­гәннән соң, бу сүзләрне әйт­кән кеше өчен корбан чалу вәҗиб була. Бу очракта корбанны алданрак та, теләгең тормышка ашканны көтеп тормас­тан да чалырга була.

Нәзер корбаны итеп чалынган хайванның итен, бу хайванны корбан итеп китергән кеше­нең үзенә ашарга ярамый, һәм шулай ук аның хатынына, ата-анасына, әби-бабасына, балаларына һәм оныкларына да бу итне ашау тыелган. Моннан башка, нәзер корбаны итен шулай ук хәлле дип саналган, ягъни нисабка хуҗа булган кешеләргә дә ашарга ярамый.
Корбан бәйрәмендә шулай ук вафат булган туганнарга багышлап та корбан чалалар. Бу очракта корбан итен таратсаң да, үзеңә калдырсаң да була. Ә васыять буенча чалынган корбан итен мохтаҗларга өләшәләр.

“Ислам дине нигезләре” китабыннан


Фикер өстәү