Намаз вакыты үзгәрә

Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 8 августта ястү һәм аннан соң ир­тән­ге намазлар Татарстанда агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Искәртеп узабыз: май аеннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 8 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми. Иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде.

Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Шул рәвешле, 8 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьда Казан өчен бу вакыт 22:06 дип билгеләнгән), ә 9 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьда Казан өчен бу вакыт 00:14 дип билгеләнгән).


Намаз вакыты үзгәрә” язмасына фикерләр

Фикер өстәү