Нинди автобусларга утырырга ярамый?

 Быелның март аеннан юлга чыгучы һәр автобуска лицензия кирәк. Авылда “Газель” машинасы булган кешегә дә, ерак юлга чыга икән, һичшиксез, әлеге кәгазь кирәк булачак. Булмаган очракта штраф салалар. Транспорт хуҗалары моны беләме?

Сер түгел, пассажирлар ташучыларны иң элек матди як кызыксындыра. Моның шулай икәненә судент чакта ук инанган идек. Шактый вакыт узса да, Казанның без утырып китә торган Совет мәйданы да, акча эшләүчеләре дә –  һаман шул ук. Ул чакта иминлек турында уйлау юк иде. Авылга гына алып кайтсыннар, басып барырга да, автобус идәненә дә утырырга риза буласың. Ә хәзер хәлләр башкача. Хәзер автобуска бала белән утырсаң, хәтта махсус утыргыч та сорыйлар. “Казан утлары” журналисты Фәнил Гыйләҗевкә мондый хәлне үз башыннан кичерергә туры килгән.

– Шәхси машинам юк. Шуңа да авылга автобус белән кайтабыз. Әмма аларның күбесе балалыларны утырмаска тырыша. Махсус кресло сорыйлар. Пассажир ташучылар әзрәк бу хакта үзләре дә уйласын иде, – ди ул.

Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының идарә җитәкчесе Алексей Сидоров та белә.

– Мондый проблема бар. Аны хәл итү буенча эшлибез, – диде ул “Татар-информ”да узган очрашуда. – Татарстанда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләрнең барысын да контрольдә тотачакбыз. Моның өчен без бердәм федераль системаны кулланырга уйлыйбыз. Система киләсе елдан эшли башлар, дип көтәбез. Бу күзәтү куелгач, тәгәрмәчтәге һава басымы, ягулык күләме, автобус йөртүченең ялы, эше, маршруттан тайпылмавы күз уңында булачак. Хәзерге вакытта күзәтү “ГЛОНАСС+112” системасы да аша башкарыла.

Ерак арага йөрүче автобуслар автовокзалдан китә икән, алар медицина тикшерүе дә уза, бу очракта пассажирның гомере куркыныч астында булмый. Ә менә шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан кеше җыеп китүчеләргә ышаныч юк икән. Министрлык вәкилләре андыйларны да тәртипкә өйрәтмәкче. Баксаң, бер ай эчендә тиешсез урыннан өч тапкыр гына сәфәргә кузгалырга ярый. Әгәр моннан артык рейслар була икән, аларны штраф көтә. Тәртип урнаштырыр өчен, камераларны эшкә җикмәкчеләр.

Очрашуда халыкны утыртып йөрүче җиңел машиналар турында да сөйләделәр. Бүген узгынчы машинаны интернет аша эзләү гадәти хәл санала. Әмма кемгә утырганыбызны беләбезме?

– Безнең авыл тирәсеннән узучы автобус юк. Шуңа күрә, юлда утырткан кешегә ышанып кайтып китәбез. Аллага тапшырып йөрү инде. Соңгы арада BlaBlaCar системасын кулланам, – ди Нурлат районына кайтып йөрүче Лилия Харисова.

Бу системаны Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы да кулланмакчы.

– Район һәм шәһәрләр арасындагы даими рейслар турында күбрәк кеше белсен һәм файдалансын өчен, юлдашлар эзләү сервисын кулланачабыз. Июль аенда әлеге хезмәт вәкилләре белән очраштык. Анда пассажирларга хезмәт күрсәтүче компанияләр һәм автовокзал җитәкчеләре катнашты. Хәзерге вакытта ике маршрут (Казан – Чистай һәм Казан – Чаллы) әлеге мөмкинлекне файдаланып карый, – ди Алексей Сидоров. – Алар белән законсыз, ягъни лицензиясез эшләгән автотранспорт предприятиеләрен ачыклау турында да килешү төзедек. Еш кына “юлдашлар эзлибез” дип пассажирлар җыйган, ә чынлыкта лицензиясез эш белән шөгыльләнгән оешмалар BlaBlaCar кебек сервислардан файдалана. Мондый очраклар ачыкланса, аларның эшчәнлеге туктатылачак.

Быелның җиде аенда Татарстанда автобуслар катнашындагы һәлакәтләрдә 4 кеше үлгән, 258 кеше җәрәхәт алган. Юлчылар гомере өчен рульдәге  кеше җавап бирә. 15 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып тикшерү аркасында, 13 кеше исән-сау кала. Аларны эшкә йөртүче автобус шоферы исерек була. 31 майда исә, йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган ир-атны туктаталар. Чүпрәле районында да чак кына фаҗига булмый кала. 18 бала һәм бер укытучыны утырткан автобус йөртүчесенең дә исерек икәнлеге ачыклана.

 

Ерак арага йөрүче автобусларга сирәк утырсак та, шәһәр эчендә йөрүчеләренә көнгә әллә ничә кат эләгәбез. Матбугат очрашуына барганда, 89 нчы маршрут автобусына утырырга туры килде. Автобусның тормозы бик үк төзек булмаганын чамалау өчен, белгеч булу кирәкми иде. “Курыкмагыз, берни булмас, – дип җавап бирде кондуктор, сәбәбен сорагач. – Бер атна йөрибез әле, егылган да, үлгән кеше дә юк”.

САН

Татарстанның пассажир автотранспорт предприятиеләре 2 778 автобуста 770 маршрутка хезмәт күрсәтә. Шул исәптән 42 автотранспорт предприятиесе 149 муниципалитетара маршрутта эшли, анда 707 автобус җәлеп ителгән.


Фикер өстәү