Нурбәк күрмәгәнне күрсәтте: спектакльдә чын кан «коела» (ФОТО)

Дүртенче спектакльдән соң әлеге берләшмәнең ни өчен “Әлиф” дип аталганына ныграк төшендек. Әлифлеләр Татарстанда өр-яңа юнәлеш тудырганнар, алар бу юнәлештә, әлиф хәрефе кебек үк, беренчеләр. Моны инде хәзер инкяр итеп булмый. Ләкин әлеге юнәлешне кабул итүчеләр каршы чыгучыларга караганда азрак. Хәер, милләтенә бөтен байлыгын фида итеп, ахыр чиктә ачлыктан үлгән байны – Дәрдмәндне заманында кабул иткәннәрме соң?

 

Берничә ел элек “Әлиф” спектаклен “Алтын битлек” милли премиясе коткарды, юкса анда да ябырылыр нәрсәләр бик күп иде. “Дәрдмәнд” импровизациясендә бердәнбер актер – Нурбәк Батулланың сәхнәгә шәрә килеш, тәнен җәрәхәтләп чыгуына, гомумән, Дәрдмәнд иҗатына кагылуына риза булмаучылар шактый булды. Иң кызыгы – риза булмаучылар әлеге спектакльне карамаучылар. Алар тамашаны социаль челтәрләргә таралган фотоларга карап хөкем итә. Залда утыручылар арасында исә каршы чыгучылар, кабул итмәүчеләр булмады. Чөнки импровизация башланып, санаулы минутлар үтүгә, актер предмет булудан туктый. Аны җан, хәтта ки хәтер итеп кабул итә башлыйсың. Әйе, актерның җәрәхәтләре, кан саркып торуы киеренкелектә тота, шагыйрьнең язмышы турында уйландыра. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Айсылу Галиева да уйлана.  “Мәҗит Гафуриның “Шагыйрьнең алтын приискасында” әсәрен укыганыгыз бардыр. Шагыйрь образы канечкечләр катлавының типик вәкиле итеп бирелә анда. Меценат, зур бай 1921 елда ачтан үлә. Мәҗит Гафури – тагын  13 елдан. Дәрдмәнднең ачтан үлүен белеп бәхетле булдымы икән ул? Бәлки бу канлы шагыйрь образын күрү, аны карап торып үтергән халыкның рухи хәтерендә, аң төпкелендә ята торган үкенечен кузгата торгандыр? Шуңа ошамыйдыр? Безнең бабайлар карап торып ачтан үтергән була түгелме Дәрдмәндне, мәктәп-мәдрәсәләр, газеталар тоткан, акчасын хәйриягә биреп барган шагыйрьне? Шәрәлек, әйе, күзгә ташлана, ләкин әлеге кыяфәттән туган, ник гаурәте ачык (кендек белән тез арасы) дигән хис 4-5 минуттан соң юкка чыга”, – дип яза.

Дәрдмәнд иҗаты белгече Лирон Хәмидуллин да импровизацияне кабул итүен белдерде. “Башка заман кешесе буларак, күп әйберләрне аңлап бетермәсәм дә, тулаем алганда спектакль ошады. Иң мөһиме, битараф калдырмый, уйландыра, Дәрдмәнд иҗатындагы фикерләрне чагылдыра”, – диде ул. Сүз уңаеннан, спектакльне оештыручылар галимнәр – Нурмөхәммәт Хисамов, Лирон Хәмидуллин белән очрашкан һәм шагыйрь турында бай мәгълүмат туплаган. Яшьләр иҗатын хуплаучылар арасында рәссам, Тукай премиясе лауреаты Надир Әлмиев, режиссерлар Фәрит Дәүләтшин, Илгиз Зәйни бар иде. Алар берләшмәне беренче спектакльләреннән үк күзәтеп баруларын һәм үсештә булуларын билгеләп үтте. Яңалык алып килүче һәрвакыт кыйнала, бу – тормыш кануны.

Спектакль нидән гыйбарәт соң? Туфан Имаметдинов нигездә шагыйрьнең 9 дүртьюллыгы ятканын әйтте. Әлеге шигырьләргә композитор Эльмир Низамов көй язган һәм аларны махсус чакырылган кунак – Россиянең Зур театры һәм Мәскәүнең “Геликон-Опера” музыкаль театры солисты, контратенор Рөстәм Яваев башкара. Биюне Марсель Нуриев куйган. Аның әйтүенчә, театрда импровизация актерның мөмкинлекләрен тагын да арттыра: “Бу инде ятланган хәрәкәтләр, билгеләнгән калыплар түгел. Монда беренче чиратта эчтәлек һәм актерның шул эчтәлекне тән хәрәкәтләре ярдәмендә аңлатуы. Нурбәк хәрәкәтләре аша Дәрдмәндне укыганнан соң тойган хис-кичерешләре белән уртаклаша”.

Нурбәк Батулла, Дәрдмәнд – әдәбиятта югалган юнәлеш, дип саный:

– Дәрдмәнднең төрле еллардагы китапларын алдык һәм бер фактка тап булдык. Моннан 50 ел элек чыккан китапта аңлашылмаган элекке сүзләр берничә генә булган, еллар арткан саен алар ике, өч тапкыр арткан. Тагын 50 елдан соң татарча китапларны тулаем аңлатырга, татарчаны заманча татарчага тәрҗемә итәргә туры килмәсме? Бу фикер безне сискәндерде. Галимнәр,  әдәбиятта Тукай юнәлеше һәм Дәрдмәнд юнәлеше булган, диләр. Без Тукай юнәлешендә үсеш алганбыз. Чөнки Дәрдмәнд – элитар, катлаулы иҗат. Һаман да җиңелрәк юнәлешне сайлый-сайлый,  телне югалтмадык микән? Кызганыч, Дәрдмәнд белән фикер тирәнлеге саеккан икән шул. Ләкин аның да аңлаучысы булган. Мәсәлән, Бакый Урманче: “Дәрдмәндне аңларга, аңлатырга кирәк. Ул әле һаман да эт типкесендә. Ул һаман шагыйрь түгел, буржуй буларак читкә тибелә…”– дип язган.

Бер карасаң, “Әлиф” төркеме дә нәкъ шундый язмышта. Яшьли “Алтын битлек”кә ия булган Нурбәккә бүген нинди генә сүз ишетергә туры килми. “Әлиф” белән татарны чит илләрдә таныткан, юлдан кайтып кермәгән төркем, һәр проектын үзләре ниндидер иганәчеләр табып, яисә билет сатуга өметләнеп эшли. Аларга хөкүмәттән бу спектакльләр өчен бер тиен дә бүлеп бирелми.

Рус ТЮЗы җитәкчесе Айгөл Горнышева, бу җәһәттән,  иң мөһиме,  иҗаттан тукталмасыннар, күңел төшенкелегенә бирелмәсеннәр,  дигән фикердә:

– Безнең театрда шулкадәр киңкырлы, талантлы режиссер эшләвенә мин бик шат. Ул – татар халкының улы. Мин бу  тамашаны иҗат төркеменең үз борчулары, җан сызлаулары турында аерым бер тел барлыкка китергәннәр икән, дип карадым. Туфан безнең театрда рус классикасына мөнәсәбәтен күрсәтә, сурәтли. “Әлиф”тә ул татарның моң катламнарына кадәр төшеп җитә. Бу аны баета гына. Тагын да иҗат итсеннәр, тукталмасыннар иде.

Тамашачы,  җәрәхәтләргә карап, борчылып утырды. Монда ачыклык кертү урынлы булыр. Нурбәк Батулла тәненә зыян салмаган, гөнаһ гамәлләр кылмаган. Әлеге кан сөлек салган эзләрдән саркый. Тугыз шигырьгә тугыз урында тугыз сөлек…

 

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү