Павлодар шәһәрендә татар теле дәресләре яңартыла

Сентябрь аенда Павлодар шәһәрендә балаларга татар теле дәресләрен Казаннан килгән укытучы бирәчәк. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.

Татар теле дәресләренә 6-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Ел дәвамында алар ана теленнән тыш, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен дә өйрәнәчәк, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192159/


Фикер өстәү