Пирамида капкынына ничек эләкмәскә?

Пирамида капкынына ничек эләкмәскә?

  1. Бушлай сыр капкында гына була. Шуңа күрә күз күрмәгән, колак ишетмәгән зур суммалар вәгъдә итәләр икән, бу шунда ук шик уятырга тиеш.
  2. Оешманың рәсми адресына игътибар итегез. Әгәр ул Россиядә теркәлгән булса, полиция хезмәткәрләренә аның ни белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат соратып алу авырлык тудырмый.
  3. Оешманың Россия банкы лицензиясе булмавы – аның шулай ук ялган оешма икәнлегенә ишарәли. Дөрес, остарып беткән кырыгалдарлар ялган документ да күрсәтә ала. Шуңа күрә “Кредит оешмалары буенча белешмә”, “Финанс базарында катнашучылар буенча белешмә”ләрдән тикшерергә кирәк. Моның өчен www.cbr.ru сайтына кереп карарга мөмкин. Биредә Россия Үзәк банкының финанс оешмалары реестры бар. Лицензиясе булмаган оешмага акча салырга ярамый.
  4. Компания әле яңа гына барлыкка килгән, бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, үзен еш рекламаласа, күп акча вәгъдә итсә, бернинди дә куркыныч юк дип ышандырырга тырышса, беренче кертем таләп итсә, шикләнерлек урын бар. Компания сезнең акчаны зур табыш китерә торган предприятиегә кертәм дисә, шул оешма турында мәгълүмат, документларын сорашыгыз. Гадәттә, ялган оешмаларның килешүләрендә җаваплы кешеләр турында мәгълүмат бик аңлаешсыз язылган була.
  5. Акча белән бәйле бизнеска алынырга уйлыйсыз икән, финанс өлкәсендә гап-гади белемегез булырга тиеш. Һәрхәлдә Үзәк банкның процент ставкалары белән генә булса да танышырга кирәк.
  6. Әгәр инде ышанып, акча тапшыргансыз икән, һичшиксез, моны раслаучы документ булырга тиеш. Акча бирү фактын исбатлар өчен генә дә полиция хезмәткәрләре бик күп көч куя.

 


Фикер өстәү