Портретларны өйгә элергә ярыймы?

Ислам динендә кеше сурәте ясарга ярамый, өйгә портретлар эләргә ярамый диләр. Аның стенада эленеп торуы гөнаһмы? Сорауга җавап таптык:

— Табыну нияте белән ясалмаган сурәттә гөнаһ юк. Шулай да өйдәге кеше сурәтен-сыннарны беркем күрми торган урынга җыеп куюыгыз дөресрәк була. Хайван сурәтләре, сыннары турында да шул ук сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сыннар, сурәтләр булган җиргә фәрештәләр кермәс”, — дигән.


Фикер өстәү