Путин һәм Эрдоган Казанның яңа Ми-38 вертолетын карадылар

Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган, авиация техникасының яңа үрнәкләрен карап, МАКС-2019 халыкара авиация-космик салонын ачу тантанасында катнаштылар. Дәүләт җитәкчеләренә яңа вертолетлар арасында Казанда җитештерелгән яңа Ми-38 вертолетын күрсәткәннәр. Бу хакта РФ Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авиасалонга Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган килеп җиткәч тә, экспозицияне карадылар, Россиянең яңа Су-57 истребителе, Су-35 истребителе, Ка-62 урта вертолеты һәм авыр Ми-38 вертолеты белән таныштылар.

Авиасалонны ачу тантанасында чыгыш ясаганда, РФ Президенты Россиянең чит ил партнерларын һәм Төркия делегациясе вәкилләрен Россия авиапромының казанышлары һәм соңгы буын Россия Һава-космик көчләренең техник мөмкинлекләре кызыксындыруын билгеләп үткән. Ә бу үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, ди ул.

 


Фикер өстәү