“Пычкыдан да көй чыга”. “Түгәрәк уен” Казанга 38 төркемне җыйды

Милләтнең нинди байлыкка ия булганын күрәсең килсә, “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленең бер көненә генә күз сал. Сиңа хатын-кыз күлмәгендәге бала итәкләрнең мәгънәсен дә аңлатырлар, кулланыштан төшеп калган халык уен коралларында да уйнап күрсәтерләр. Алай гына да түгел, агач шакмактан, утын пычкысыннан да көй чыгаручы табылыр. 30 август – республика көнендә “Түгәрәк уен” фестиваленең гала-концертында Себер татарлары биюе үзенчәлеген, Кырымтатарларның “Хайтарма”сын, Мари Иленең үзләренә генә хас булган көйләрен ишетә аласыз. Фестиваль дистәдән артык төбәктән 38 коллектив, 400дән артык кеше үзенә җыйган.

Ни өчен өченче ел рәттән Казанда уза? Бу сорау күпләрне борчый торгандыр. Чөнки “Түгәрәк уен” фестивале Казан кысасында гына яши алмый. Аның максаты – читтә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, көндәлек тормышын күрсәтү. Алар бер-берсеннән сөйләмнәре белән генә түгел, киенү рәвешләре һәм башка яклардан да аерыла. Баксаң, Казанда үтүнең сәбәбе – эшче һөнәрләр чемпионатына килгән кунакларга татар милләтенең үзенчәлеген, рухи байлыгын күрсәтү булган икән. Бу хакта республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова сөйләде:

– “Түгәрәк уен” фестивале 2008 елдан бирле үткәрелә. Аны Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылында башлап җибәргәннәр. Быел ул өченче тапкыр Казанда үтә, чөнки әлеге чара эшче һөнәрләр чемпионатының мәдәни чаралары программасына кертелгән иде. Аңа татар милләтенең үзенчәлеген күрсәтү бурычы куелды. Башка еллардан тагын бер аермасы бар. Быел “Түгәрәк уен”га “Уйнагыз, гармуннар” да кушыла. Республика көнендә бер мең гармунчы Казан Кирмәненнән Бауман урамы буйлап Камал театрына юнәләчәк. Урам әйләнгәннән соң, театр каршында гала-концерт оештырыла.

“Түгәрәк уен” – беркайчан да сүрелмәячәк ди Башкортстанның “Хәзинә” халык ансамбле җитәкчесе Венер Шәрәфетдинов:

– Чөнки аңа фольклор белән чирләгән кешеләр кушылды. Менә без ирләр ансамбле. Бар эшебезне ташлап, тальяннарыбызны алып Казанга килдек. Шунсыз булмый. Милләт бетә дип сыкрап ятып булмый бит инде. Үзеңнән ниндидер өлеш кертергә кирәк. Ансамбль репертуарында экспедицияләрдә йөреп җыйган көйләр бар. Аларны эшкәртәбез һәм яңадан халыкка җиткерәбез.

Мари Иленең Бәрәңге районындагы Яңавыл “Ак калфак” фольклор коллективы җитәкчесе Наилә Ваһапова әйтүенчә, фольклорда бер генә нәрсә дә очраклы түгел. Авылдан-авылга йөреп күлмәк өлгеләре җыйган һәм үзләренә сәхнә киемнәре тектергән аккалфаклылар киемнең кайбер серләрен дә ачты. Әйтик, күлмәк җиңенең бала итәксыман бизәкләре хатын-кызның нинди гаиләдән булуын белгертә икән. Бер генә кат булса, ярлы гаиләдән, ике булса, урта хәлле, өч катлысы – бай гаиләдән икәнне ишарәли. Бүген алар ике катлы бизәкле күлмәк кигәннәр һәм авыл фольклор үрнәкләрен тәкъдим итәләр.

Фестиваль кичә кичке уен белән башланып китте. Бу уен дүрт йөз кешене берләштерде ди Гайшә Васильева. “Телләребез уртак, проблемаларыбыз да уртак бит безнең. Бөтенебез балаларга, оныкларга ничек телне, йолаларны тапшырып калдырасы дип баш вата. Монда күңелебездә өмет уяна. Без шулкадәр күп һәм төрле. Шул төрлелек белән көчлеләр икән”, – диде ул.

 

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү