Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия җитәкчеләре белән хоккей уйнады

Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин Казанның Спорт сарае боз аренасында хоккей уйнады. Төбәк башлыклары бозга «Ак Барс» хоккейчылары формасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә чыкты. Матчтан фотоны  Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә куйды.

«Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә ачыклаганча, дустанә матч кичә Татарстанның Хоккей ветераннары катнашында узды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Калмыкия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиковның һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкинның рәсми сөйләшүләре кич белән дустанә хоккей матчы белән дәвам итте», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Калмыкия һәм Әстерхан өлкәсе делегацияләре Казанга дүшәмбе көнне беренче Каспий икътисади форумында булганнан соң килде.

Татарстан башкаласында кунаклар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәген, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгын, КФУ Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркын һәм «Химград» технополисын карадылар.

Сишәмбе көннең икенче яртысында кунакларны Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Сөйләшүләр барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, товар һәм сәүдә әйләнешен арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү