Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлары штабы белән очрашты. Очрашу КХЛның чираттагы чемпионаты башланыр алдыннан узды, анда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» президенты Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Дмитрий Квартальнов һәм «Ак Барс» ХК генераль менеджеры Рафик Якубов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Очрашу «Татнефть Арена» спорт комплексында узды. Монда Рөстәм Миңнехановка спортчылар өчен яңартылган бүлмәләрне күрсәттеләр.

Хоккей командасы вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ак Барс» ХК – Татарстан Республикасы бренды. «Сез җиңсәгез, без дә сезнең белән бергә җиңәбез, сез оттырсагыз, без дә сезнең белән бергә оттырабыз. Шуңа күрә без сезнең өчен җан атабыз һәм һәрвакыт сезнең белән бергә», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул командага киләчәк сезонда уңышлар теләде.

«Ак Барс» чираттагы сезонга составы шактый үзгәргән килеш керә. Командага яңа уенчыларны чакырганнар, шулай ук яңа баш тренер итеп Дмитрий Квартальнов билгеләнгән.

«Клуб шактый яңарды, яңа уенчылар кушылды, яңа тренерлар командасы. Җәен республика клубында тәрбияләнүчеләр саны артты. Аларның уңышлары республикада хоккей үсешен күрсәтә. Тулаем „Ак Барс“ элеккегечә үк КХЛда иң титуллы клуб. Сезгә уңышлы сезон телибез», — диде Наил Маһанов.

Дмитрий Квартальнов үз чиратында республика җитәкчелегенә һәм генераль спонсорга командага ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Азакта команда капитаны Данис Зарипов Татарстан Президентына «Заряд» кәшәкә таягы бүләк итте.

2019/2020 сезонында «Ак Барс» беренче уенын 3 сентябрьдә читтә уздырачак. Казан хоккейчылары Мәскәү «ЦСКА» клубы белән уйнаячак.


Фикер өстәү