Рөстәм Миңнеханов «Күчмә поликлиника» эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы Бакырчы авылында «Күчмә поликлиника» эше белән танышты. Мобиль комплекс KAMAZ автомобиле базасында ясалган. Халыкны кабул итү өчен, фургон алты кабинетка бүленгән.

«Елга бер тапкыр бөтен урынны тикшертергә кирәк. Башлангычында булса, теләсә нинди чирне җиңеп була. Вакыты үткәч, бернәрсә эшләп булмый», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов авыл халкына. «Рәхмәт яусын, Бакырчы авылын шәһәргә әйләндерәсез», — ди бер татар апасы. «Авылда яшәү файдалырак. Монда чыктыгыз — һава, тегендә чыктың — кемгәдер килеп бәрелдең», — дип җавап бирде Президент.

Рөстәм Миңнеханов күчмә поликлиниканы карап чыккач, журналистларга аның әһәмиятен аңлатты. «Авыл халкының тормышы бераз икенчерәк, шәһәр кешесе авырса, поликлиникага китә. Районнарда да ФАП, район поликлиникасы бар, ләкин анда бөтен мөмкинлек юк. Анда дару бирергә, укол ясарга мөмкиннәр. Аннары авыл халкының менталитеты да шундый: әле аягымда йөри дип, егылганчы табибка да бармый», — ди Президент.

«Безгә профилактика эшен системалы рәвештә алып бару кирәк, шуңа күрә мондый ничә комплекс кирәк булуын санадык. Республиканы ел дәверендә йөреп чыгар өчен дүртәү җитә. Һәр авылга мондый машиналар килеп, яхшы табиблар халыкны караячак. Без халыкның сәламәтлегендә тайпылышларны, нинди ярдәм кирәген алдан белергә тиеш», — дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Ул ай азагына кадәр тагын өч комплекс әзер булачагын әйтте. «Бу пычракта да йөри ала торган машина. Без алдан ук күреп, кеше авырганчы вакытында ярдәм күрсәтүне күздә тотабыз. Халык кайгыртучанлыкны сизәр дип ышанабыз. Президентның илкүләм проектларын карасак, иң мөһиме — халык сәламәтлеге, гомер озынлыгы», — диде.

Президент Мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага график төзеп, халыкны үзләренә уңайлы вакытта чакырырга күрсәтмә бирде. «Яхшы белгечләр булырга тиеш, юкса нәтиҗәсе булмый», — диде.

«Президент бурыч куйды, без хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы белән шушы эшне көйләячәкбез», — диде Алсу Мифтахова «Татар-инфом» хәбәрчесенә.

Мобиль комплекслар Республика клиник хастаханәсе, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәт хастаханәсе, Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә беркетелгән. Халыкны невропатолог, лор, офтальмолог, кардиолог, гинеколог, хирург, терапевт карый.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191489/


Фикер өстәү