Рөстәм Миңнеханов: «Күп балалы гаиләләр өчен ставка 5 проценттан да артмаска тиеш»

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан торак тапшыру темпларын елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру бурычы куелды. Аны хәл итү өчен ипотека ставкаларын киметергә кирәк дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторлары белән очрашу вакытында

«120 млн квадрат метр торак төзү катлаулы бурыч. Төзелеш индустриясе ресурслары моңа мөмкинлек бирә. Биредә мәсьәлә халыкның сатып алу сәләтенә бәйле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты указы кысаларында Татарстан торак төзелеш темпларын елына 2,4 млн квадрат метрдан 3,6 млн квадрат метрга арттырырга һәм бу торакка базарда ихтыяҗ булырга тиеш.

«Фатирларга, нигездә, гаилә корырга яки торак мәйданын киңәйтергә теләгән яшь кешеләр мохтаҗ. Ипотека ставкасы 10 процент иде, хәзер бераз кимеде, әмма яшь гаиләнең көче җитәрлек түгел. Күп балалы гаиләләр өчен ставка 5 проценттан да артмаска тиеш», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов баш мөхәррирләр белән әңгәмә вакытында яңа торак төзү өчен инженерлык коммуникацияләре: электр, җылылык, чистарту корылмалары, шулай ук социаль инфраструктура — балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар кирәк.

 

 


Фикер өстәү