Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында виноград бакчасында булган

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында урып-җыюның барышы белән танышты, анда ул шулай ук фермер Азат Ялалетдиновның виноград бакчаларында булды.

Виноград фотосурәтләрен Рөстәм Миңнеханов Instagramдагы битенә дә куйды.


ТР Президенты матбугат хезмәтендә фермер Азат Ялалетдиновның «2 га мәйданда 55 төрле виноград төрен үстерә», дип белдерәләр.


Фикер өстәү