Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган ишегалларының берсен карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның Мәскәү районындагы яңартылган ишегалларының берсен карады.

Кунакларга мини-экскурсия оештырдылар. Гагарин урамындагы яңартылган ишегалдының тарихын сөйләделәр, Республика һәм Шәһәр көненә багышланган концерт күрсәттеләр. Яңарту Казанда ишегалларын, кварталлар эчендәге һәм бистә юлларын төзекләндерү программасы кысаларында башкарылган.

Мәйданчыкларны караганнан соң, мәртәбәле кунаклар яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте. Россия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга килгән саен республикадагы уңай үзгәрешләрне күрүен, тормыш сыйфаты үсүен, хезмәт шартлары яхшыруын әйтте.

«Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре югары тизлектә үсә. Бу үзгәрешләрне шәһәрдә яшәүчеләр дә һәм аерым бер ишегалды халкы да күрә. Болар барысы да Рөстәм Нургалиевич, республика Хөкүмәте һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан игътибар булуын раслый. Бу уңай үзгәрешләр Казан һәм Татарстан халкы иминлеге өчен киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам”, — диде Игорь Комаров.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ишегалларын төзекләндерү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Өч елда республикадагы барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк һәм тәртипкә китереләчәк.


Фикер өстәү