Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев җитәкчелегендәге делегациясе Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.

Кичә, 22 августта, Ростов өлкәсе делегациясе чемпионатны ачу тантанасында булды.

Аларның Казанда булу программасында – «Ворлдскиллс» конференциясенең пленар утырышында катнашу, ярышлар мәйданчыкларын карап чыгу, чемпионатта катнашучы Россия җыелма командасы әгъзалары белән аралашу.

Моннан тыш, Ростов өлкәсе Губернаторының эш программасында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге белән очрашу да бар. Василий Голубев Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында булырга һәм төбәкнең икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышырга җыена.

Шулай ук Василий Голубевның республиканың берничә әйдәүче сәнәгать предприятиесенә визиты да көтелә.

Иртәнге очрашуда Василий Голубев һәм Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү