Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачуда катнашты

Бу минутларда Казанда WorldSkills авылы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Республика башлыгы «Хәерле көн» дип татарча мөрәҗәгать итте. «Безнең өчен бүген WorldSkills флагын күтәрү зур мәртәбә», — диде ул. Президент WorldSkills International җитәкчесе Саймон Бартлига шушы проект өчен рәхмәтен җиткерде.

«Ике көннән чемпионатны ачачакбыз. Күргәзмә үзәге, авыл әзер, без дә чемпионатка әзер. Без 63 илнең иң яхшы вәкилләрен сәламлибез. Уңышлы ярышлар сезгә! Безнең шәһәр, республика сезгә ошар дип уйлыйм. Киләчәктә элемтәләр өчен формаларын табарбыз. Без сезгә монда уңайлы булсын, сез ошатып китсен өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген биредә WorldSkills флагы күтәреләчәк. Аннары чемпионатта катнашучы 63 ил делегациясен сурәтләгән 63 төп туя агачы утыртыла.

 

Бу хакта тулырак: https://tata-inform.tatar/news/2019/08/20/191901/


Фикер өстәү